

Динә Ямалетдин кызы 37 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән.
Ул Чувалкип авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. 1946 елда Дәүләкән педагогия училищесын тәмамлаганнан соң аны Иске Муса авылының җидееллык мәктәбенә эшкә җибәрәләр.
– Бик авыр вакытлар булды. Дәреслекләр юк, балалар ач, киемнәре сәләмә. Мин укыткан дүртенче сыйныфта 37 укучы иде, күбесе малайлар. Аларны дәрестән соң өйләренә кадәр озата барам – кайтып җитә алмаслар, дип куркам. Көз көне игеннәр урылгач, алар белән басуга башак җыярга чыгабыз, ә төннәрен укытучылар ындыр табагында эшли идек. Иртән янә мәктәпкә барасы бар, – дип хатирәләре белән уртаклашты Динә Ямалетдин кызы.
Эшендә ул шәхескә хөрмәт белән карауга һәм укучыларының уңай сыйфатларын ачуга өстенлек биргән педагог Макаренко методикасын кулланган. Балаларның кечкенә генә уңышларын да күрергә тырышкан, тиргәмәгән.
«Синең кулыңнан килә, бераз тырышсаң «дүртлегә» һәм «бишлегә» генә укыячаксың, – дип үсендереп җибәрә идем. Һәм, чыннан да, алар яхшырак укый башлыйлар иде. Укучыларым урта сыйныфларга күчкәч укытучылар һәм мәктәп директоры мине мактыйлар һәм балаларның укудагы уңышларына гаҗәпләнәләр иде», – дип искә ала ветеран-укытучы.
Ул әти-әнисенә энеләрен һәм сеңелләрен дә аякка бастырырга булышкан. Кайда гына эшләсә дә бакча тутырып бәрәңге үстергән, уңышны сатып акчасын аларга биргән. Аны югары сыйныфлар укытучысы итеп тә күчерергә теләгәннәр, тик ул баш тарткан, чөнки риза булса, югары уку йортында белем алырга кирәклеген, бу очракта туганнарына ярдәм итә алмаячагын аңлаган.
Динә Ямалетдин кызы Салих, Яңа Опты мәктәпләрендә эшләгән, ә аннары әти-әниләренә якынрак булу мөмкинлеге тугач, Кызылгы авылының башлангыч мәктәбенә күчкән, Абрай егете Фәрит Газизовка кияүгә чыккан.
– Ирем белән 55 ел тату гомер кичердек, ике йорт салдык, дүрт бала үстердек, аларга югары белем бирдек, – ди ул горурлык белән. – Унбер ел күрше авылда эшләдем, балаларны каенанама калдырып көн саен эшкә йөредем. Балалар бераз үскәч, кечерәкләрен караштылар. Биш яшьлек зур улыма бер яшьлек туганын калдырып киткән чаклар да булды, – ди ул.
37 ел эшләү дәверендә ул бер тапкыр да авырып китү сәбәпле больничный алмаган, дару эчүнең ни икәнен белмәгән. Балалар да авырмаганнар. Ул оныклары өчен дә шат – барысы да яхшы билгеләргә генә укыганнар, институт тәмамлап югары хезмәт хакы түләнгән урыннарда эшлиләр.
Әйтергә кирәк, алар да сөекле дәү әниләрен юбилее белән котларга вакыт тапканнар.
– Картәти белән синең ярдәмең аркасында без зур һәм бердәм гаиләдә үстек. Син безне үз вазифабызга карата җаваплы булырга өйрәттең, – дип бик күп җылы сүзләр әйттеләр алар.
Күршесе Рәсимә Юнысова сүзләренә караганда, ул лаеклы тормыш рәвеше алып барган, авылдашларына да киңәшләрен биргән, яшьләрне дөрес юлга бастырган.
Бу көнне Динә Ямалетдин кызын юбилее уңаеннан районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев та тәбрикләде һәм РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.