

Чишмә авылында яшәүче Әсәдуллиннар да Яңа елны зур гаиләләре – өч кызлары, кияүләре, биш оныклары белән бергә каршы алганнар. Рамил Мирвәй улы һәм Камилә Гиез кызы бәйрәм саен балалары белән очрашуга шат – алар туган көннәрен дә, 8 Мартны да гел бергә үткәрәләр. Яңа ел бәйрәме алар өчен гаиләләре туган көн дә. 50 ел элек, 1971 елда алар туй көне итеп нәкъ шул көнне сайлаганнар.
Бәйрәм алдыннан кызлары – Альмира, Альбина һәм Алия табынны бизәү, ризыклар әзерләү турында алдан ук сөйләшеп куйганнар, якыннарының күңелен күрү өчен бүләкләр сатып алганнар. Оныклары өйне бизәү белән мәш килгәннәр, гирляндалар элгәннәр.
Гаилә әгъзалары сый-нигъмәтләр белән тулы бәйрәм өстәле янында озак сөйләшеп, хатирәләре белән уртаклашып утырганнар. Рамил Мирвәй улы тормыш иптәше белән ничек танышулары, туйларының ничек үтүе турында искә алган.
– Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң «Луч» колхозына баш агроном булып эшкә кайттым. Бервакыт колхоз идарәсенә керсәм, бухгалтерлар кабинетында озын кара толымлы, чибәр кыз басып тора. Бер күрүдән аның тормыш иптәшем булачагын аңладым. Сезнең әниегез һәм картәниегез Йоматау авыл хуҗалыгы техникумының икенче курсын тәмамлаганнан соң практика үтәргә килгән иде. Ике ел аның диплом алуын көттем, ә аннан берәр районга эшкә җибәргәнче, дип өйләнешергә булдык.
Әңгәмәгә Камилә Гиез кызы да кушылды:
– Туебыз бик матур һәм бик күңелле үтте! ЗАГСка җигүле атларда бардык. Кунаклар матур итеп бизәлгән, кыңгыраулар тагылган сигез чана белән бардылар. Шул рәвешле поселок урамнары буйлап үттек, аннары ЗАГСка кердек, чыкканда безне дусларыбыз һәм танышларыбыз каршы алды.
Балалары аларның туй тарихын тыңлаганнан соң яхшы тәрбия бирүләре, яратып-сөеп үстерүләре өчен әти-әниләренә рәхмәт белдерделәр. Соңыннан барысы бергәләп фотога төштеләр, армиядә хезмәт иткән оныкларына да фотоларны җибәрергә онытмадылар. Чөнки аңа әлеге вакытта бигрәк тә гаилә җылысын, туганнарының терәген, ярдәмен тою мөһим.
Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр гомер кичергән бу гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде, дип кенә телибез.