Чишмэ
+19 °С
Дождь
Район кешеләре
3 Января 2022, 06:54

Мактау билгесе тапшырылды

Фәүзи Әсәдуллин «Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлары өчен» Мактау билгесенә ия булды.

Мактау билгесе тапшырылдыМактау билгесе тапшырылды
Мактау билгесе тапшырылды

Районның сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм эчке эшләр органнары ветераннары советы үтенече буенча агымдагы елның 27 сентябрендә Чишмә район

Советы тарафыннан булдырылган әлеге билге район тарихында беренче тапкыр бирелде.

Ул гражданнарны Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның социаль-икътисади, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән һәм аның халкы алдындагы аерым казанышлары өчен бүләкләү максатында тапшырыла.

Фәүзи Гаймаделислам улы актив гражданлык эше, яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү буенча күпьеллык хезмәте өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан шундый бүләккә лаек булды.

Ул кырык ел хезмәт юлын Чишмә районына багышлаган – Өлкәара балавыз эшкәртү заводы белән җитәкчелек иткән, арытаба завод аның тәкъдиме буенча яңартылган һәм ул республикада көнбагыш эшкәртү һәм май җитештерү буенча тәүге предприятие – «Чишмә» җәмгыятен ачуга ирешкән. Район бүләген аңа 23 декабрьдә Чишмә муниципаль район Советының 19нчы йомгаклау утырышында район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров тапшырды. Шулай ук Башкортстанда җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганы өчен дә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның Мактау грамотасы бирелде.

 

Мактау билгесе тапшырылды
Мактау билгесе тапшырылды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас