Чишмэ
+12 °С
Облачно
Район кешеләре
28 Декабря 2021, 04:12

Коткаручы ихтирамга лаек һөнәр

Янгын сүндерүче – гомере хәвеф белән бәйле һөнәр иясе. Сүзлекләрдә әнә шундый аңлатма бирелгән. Бу чынлыкта да шулай.

Районның 16нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы вазифасын башкаручы М. Рәхимкулов (сулдан беренче) каравыл белән корылмаларның төзеклеген тикшерәРайонның 16нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы вазифасын башкаручы М. Рәхимкулов (сулдан беренче) каравыл белән корылмаларның төзеклеген тикшерә
Районның 16нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы вазифасын башкаручы М. Рәхимкулов (сулдан беренче) каравыл белән корылмаларның төзеклеген тикшерә

– Фаҗига булган урынга барырга чыкканда безне нәрсә көтүен, сменаның ничек тәмамланачагын белмибез. Безнең өчен иң мөһиме – кеше гомерен саклап калу, – ди 20 елдан артык янгын сүндерүче булып эшләүче Илдар Хисаметдинов. 

Ул, башка янгын сүндерүчеләр, табиблар, водолазлар, кинологлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре кебек, ел саен 27 декабрьдә һөнәри бәйрәмен – Коткаручылар көнен билгеләп үтә.

Шул гомер эчендә ул бер генә тапкыр да җиңел булмаган һөнәр сайлавына үкенмәгән. Тик бер очрак хәтерендә тирән булып уелып калган. Бу хәл яз аенда була. Алар сменада чакта диспетчер телефонына ярдәм сорап шалтыраталар.

Ачыклануынча, Өршәк елгасы боз шартлатканнан соң ярларыннан ташып чыга һәм күперне каплап китә.

Кызганычка каршы, язгы ташкын чорында су дәрәҗәсе санаулы сәгатьләр эчендә күтәрелә. Юлны машиналар йөрмәслек итеп ябып өлгерә алмыйлар. Шул вакытта өч ир «Нива»га утырып юлга чыга. Тик күпергә җитүгә ташкын агызып алып китә һәм машина бата башлый. Ул вакытта янгын сүндерү частендагы машиналарда көймәләр булмый әле. Уфадан водолазлар чакыртуның мәгънәсе юк, чөнки һәр секунд кадерле.

Берничә минуттан районның янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре фаҗига булган урынга барырга чыга, юлда көймә эзләп балыкчыларга шалтыраталар (бәхеткә, ул бик тиз табыла). Барып җитсәләр, су өстендә машинаның түбәсе генә күренеп тора. Аны судан тартып чыгару өчен арканга эләктерергә кирәк. Тик коткаручыларның гидрокостюмы да, аквалангы да булмый.

Илдар Хисаметдинов көймәгә утырып авырлык белән машинага кадәр барып җитә һәм арканның бер башын бәйли. Машинаны һәм салонда утырган өлкән яшьтәге өч ирне көч-хәл белән тартып чыгаралар, һәм ашыгыч ярдәм табиблары кулына тапшыралар. Илдар бозлы судан чыккач бик озак җылына алмый, хезмәттәшләре хәтта коры киемнәрен дә салып бирәләр.

– Су болганчык, берни күренми иде, тирә-якта боз кисәкләре йөзә, алар хәрәкәт итәргә, йөзәргә комачаулый, әмма мин салкын булуын сизмәдем дә, чөнки кешеләрне коткару турында гына уйладым. Аларны бозлы судан тартып чыгардык, әмма, кызганычка каршы,  барысын да коткарып кала алмадык, – дип искә алды бу фаҗигале көнне Илдар Хисаметдинов. 

60 яшьтән өлкәнрәк ирләрнең берсе судан тартып чыгаргач, икенчесе ашыгыч ярдәм машинасында вафат була. Өченчесенең гомерен саклап калырга өлгерәләр. 

– Коткаручы булып күп еллар эшләсәң дә, кеше үлеменә күнегеп булмый. 16нчы янгын сүндерү-коткару отрядының барлык хезмәткәрләре дә үз эшен яратып башкара. Һәркемгә таянырга мөмкин. Барысы белән дә горурланырга мөмкин, – ди 16нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы вазифасын башкаручы Минзир Рәхимкулов.

Агымдагы елның 20 декабренә кадәр Чишмә районында 230 янгын чыккан, 14 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 6 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Матди зыян унике миллион сумнан артык тәшкил итә. Районда 15 авыл биләмәсендә 46 ирекле янгын сүндерүчеләр командасы бар. Дурас, Дмитриевка, Сафар, Чувалкип авыл биләмәләрендә янгын сүндерү техникасы торган биналар җылытылмый, ә Новотроицкий, Шөнгәккүл авылларында андый биналар бөтенләй юк. Торак пунктларда шундый дружиналар һәм командалар оештыру янгын хәвефсезлеген тагын да нәтиҗәлерәк тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Коткаручы ихтирамга лаек һөнәр
Коткаручы ихтирамга лаек һөнәр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас