Чишмэ
+17 °С
Облачно
Район кешеләре
27 Декабря 2021, 07:16

Озын гомерлелек сере...

Шушы көннәрдә район үзәгендә яшәүче Раиса Герасимова якыннары һәм туганнары даирәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Раиса Герасимова: янәшәмдә һәрвакыт яхшы күңелле кешеләр генә булдыРаиса Герасимова: янәшәмдә һәрвакыт яхшы күңелле кешеләр генә булды
Раиса Герасимова: янәшәмдә һәрвакыт яхшы күңелле кешеләр генә булды

Кунакларны күркәм йөзле, какча гәүдәле, бәйрәмчә киенгән, карап торуга 75 яшьлек хатын-кыз каршы алды.

– 90 яшендә булса да коронавирустан прививка эшләтергә курыкмады, үзе барып ясатты, – диде пышылдап кына туганының кызы Алена Кузьмина.

Тик юбиляр моны ишетеп калды.

– Әлбәттә, өйдә генә утырасым килми, чөнки чиркәүгә йөрим бит. Мин һәрвакыт халык арасында булырга күнеккәнмен, – дип аңлатты Раиса Андреевна.

Бу сүзләрне раслаган кебек аны котларга күпләр, шул исәптән гомер буена беренче мәктәптә китапханәче булып эшләгән Валентина Бебко (алар бергә чиркәүгә йөриләр), районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев (ул аңа чәчәкләр, бүләкләр һәм ил Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырды), район мәгариф идарәлегенең кадрлар буенча белгече Рәмзилә Габидуллина да килгән иде – ул да җылы теләкләрен җиткерде.

Раиса Андреевна Шаран районының Михайловка авылында күп балалы гаиләдә туган.

– Без гаиләдә ун бала үстек, әмма ачлыкны күрмәдек. Урманга җиләк, чикләвек һәм гөмбә җыярга йөрдек. Мал-туар асрадык.

Бәләкәйдән үк сыер саудым. Әти авыл Советында эшләде, шуңа күрә авылдан чыгып китә алдым.

Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап агроном булып эшләдем, – дип искә алды ул.

Кияүгә чыккач ул Чишмәдә яши башлаган, башта Пенсия фондына эшкә урнашкан, аннары район мәгариф бүлегенә күчкән. Анда 30 ел баш бухгалтер вазифасында эшләгән.

– Без алты кеше эшләдек. Икътисадчы юк иде, шуңа күрә укытучыларга һәм тәрбиячеләргә хезмәт хакын чут белән исәпләдек. Ул вакытларда мәктәп карамагында интернатлар, балалар бакчаларында ясле төркемнәр дә бар иде бит, шулай булса да барысына да өлгердек. Начальниклар да, хезмәттәшләрем дә яхшы кешеләр иде, – диде Раиса Андреевна.

Ул беркем турында да начар сөйләми. Аннан җылылык һәм мөлаемлык бөркелә. Һәрвакыт хәрәкәттә, бакчада эшләргә ярата, гөлләр үстерә. Алар белән сөйләшеп тә ала, менә орхидеясен дә үзенең туган көненә чәчәк атарга «күндергән». Гыйнвар ахырында барлык тәрәзә төпләрендә үсентеләр утырта башлый, аны туганнарына да өләшә.

– Йорт янында җир участогыбыз, ә хәрби комиссариат янында бакчабыз бар. Әни иртә яздан шунда йөри башлый. Пенсиягә чыккач хәтта сыер да асрады. Җәй көне аны иртә таңнан болынга алып чыга, ә кич барып ала иде, – дип сөйләде кызы Надежда Исаевна.

– Минем өчен бу гадәти эш булды. Чөнки 90нчы елларда кибет киштәләрендә азык-төлек аз иде, оныкларыма сөт тә, эремчек тә булсын дип тырыштым, – диде Раиса Андреевна. 

Ул тормыш иптәше белән 58 ел тату гомер кичергән. Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары гимназиядә эшләгән, кызлары медицина институтын тәмамлаганнан соң 47 ел инде район дәваханәсендә табиб-педиатр булып эшләвен дәвам итә. 

Әлеге вакытта Раиса Андреевна кызы белән бергә яши, өч оныгы һәм ике туруны бар.

– Янымда һәрвакыт изге күңелле кешеләр – туганнарым, дусларым, хезмәттәшләрем, шуңа күрә бер дә картаерга ашыкмыйм, сезне 95 яшьлек юбилеема көтеп калам, – дип сөйкемле елмайды юбиляр.

Озын гомерлелек сере...
Озын гомерлелек сере...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас