

Интеллигентлык сүзлекләрдә кешенең акыл һәм зыялылык сыйфатын билгеләүче, шәхеснең укымышлылыгын һәм әхлакый культурасының югары дәрәҗәдә булуын белдерүче сүз буларак билгеләнә. Интеллигентлык кешенең киң һәм тирән белемлелегендә, эчке дөньясының байлыгында чагыла. Ул даими камиллеккә, социаль гаделлеккә омтыла, үзен әдәпле тота, гомумкешелек кыйммәтләренә тугры кала.
Санап үтелгән әлеге сыйфатларның барысы да Фигнер Солтан улына хас. Ул Кушнарен районының Карача-Елга авылында зыялы гаиләдә дөньяга килә.
Әтисе коммунист була һәм улына революционерка Вера Фигнер хөрмәтенә исем куша. Ул – укытучы, ә әнисе мәктәп директоры булып эшли. Фигнер алты яшеннән укырга төшә һәм мәктәпне тәмамлагач, Сталинабад (хәзерге Дүшәнбе шәһәре) педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Ул вакытта гаилә Таҗикстан башкаласында яши. Кулында кызыл диплом булган яшь белгечне һәр җирдә шатланып каршы алалар, тик ул хәрби бурычын үтәргә китә. Армиядән соң 1958 елда Башкортстанга кайта. Келәш, Сафар мәктәпләрендә тарих фәнен укыта. Ул эшләгән елларда авылда укытучылар өчен фатир төзелә. Хәзерге карашка бу гадәти өч бүлмәле йорт була, ул анда үз гаиләсе белән кереп урнаша алыр иде. Әмма Фигнер Солтан улы тормыш иптәше белән (ул да мәктәптә эшли) бер генә бүлмәне ала, калган ике бүлмәдә башка укытучылар яши. Ул Сафар урта мәктәбенең яңа бинасын төзү башлангычы белән дә йөри. Тик анда нибары җиде ай гына эшләргә өлгерә, чөнки поселокның өченче мәктәбенә (хәзерге гимназия) директор итеп билгеләнә. Районда дәрәҗәле саналган мәктәп белән ул 1970 елдан башлап 1993 елга кадәр җитәкчелек итә. Фидакарь хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләнә һәм «БАССРның атказанган укытучысы» исеменә лаек була.
Фигнер Солтан улы лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә, озак еллар бишенче мәктәптә шахмат клубы тренеры була. Әйткәндәй, ул югары категорияле тренер, аның командасы өч тапкыр республика чемпионы исемен ала. Балачактан спорт – фехтование, гимнастика һәм шахмат белән мавыга. Ике тапкыр шахмат буенча республика чемпионы була.
15 ел элек Фигнер Солтан улы үзаллы компьютерны үзләштерә. Хәзер ул интернет аша шахмат уйный һәм инглиз телен өйрәнә.
Фигнер Солтан улы тормыш иптәше Әнүзә Галимҗан кызы белән ике ул тәрбияләп үстергән.
Зур уллары Илдар идарә итүче торак компаниясенең башкаручы директоры булып эшли, Илгиз – БДМУ клиникасында табиб-реаниматолог. Аның каравы, ике килене дә педагог. Шуңа күрә аларның ун кешедән торган гаиләсе җыелгач, үзенә күрә «укытучылар киңәшмәсе» башлана, дип әйтергә була.