Чишмэ
+14 °С
Облачно
Район кешеләре
21 Ноября 2021, 07:06

Тормыш юлыннан 60 ел бергә

Чишмә авылында яшәүче Семахиннар күптән түгел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Павел Иванович белән Рәзинә Фәтхелислам кызы 60 ел бергә тату гомер кичерәләр.

Павел һәм Рәзинә Семахиннар кунакларга музыкаль бүләк әзерләгәнПавел һәм Рәзинә Семахиннар кунакларга музыкаль бүләк әзерләгән
Павел һәм Рәзинә Семахиннар кунакларга музыкаль бүләк әзерләгән

Күптән түгел ЗАГС бүлегендә аларны шул уңайдан хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин, ЗАГС бүлеге начальнигы Альфира Мохкулова, балалары һәм оныклары котладылар. Бу көнне аларга күз явын алырлык бик күп матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, юбилярлар үзләре дә туганнарына һәм якыннарына музыкаль бүләк әзерләгән иде – Павел Иванович район Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясаганда тормыш иптәшен биюгә чакырды, алар вальс һәм твист биеделәр. Кунаклар аларның ничә ел бергә яшәвен белмәгән булсалар, һичкайчан алтмыш биштән күбрәк яшь бирмәсләр иде. Ә бит Павел Ивановичка – 87, ә тормыш иптәшенә 80 яшь.

Яшь булып калуларының сере гел хәрәкәттә булуда һәм физкультура белән шөгыльләнүдә, ди алар. Рәзинә Фәтхелислам кызы скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Көнгә алты чакрым юл узам, ди ул. Ә гаилә башлыгы районда үткән күп кенә спорт ярышларында, чаңгы узышларында һәм спартакиадаларда катнаша.

Павел Иванович үзләренең өйләнешү тарихын сөйләде. 1960 елда ул XXII партсъезд исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводында эшли. Бервакыт ул үзе кебек яшь егетләр белән завод капкасыннан чыгып барганда өч кызны күреп ала, шулар арасындагы кара чәчле кызга – үзенең булачак тормыш иптәше Рәзинәгә күзе төшә. Шунда ук аңа гашыйк була һәм иптәшләренә: «Бу кызга күз саласы булмагыз, бер елдан ул минем хатыным булачак», дип кисәтеп куя. Шулай була да, тиздән алар дуслашып йөри башлыйлар, һәм берникадәр вакыт үтүгә өйләнешәләр. Алар бу көнне, ЗАГСта язылышканнан соң җәяүләп тулай торакка кайтуларын әле булса хәтерли. Яшь гаиләнең тормышы шома гына бармый – бер елдан артык тулай торакның төрле бүлмәләрендә яшиләр. Павел Иванович заводның җиңел атлетика буенча спорт командасы әгъзасы була, ял көннәрендә ярышларга йөри. Ул чорда эшче яшьләр бер-берсенә ярдәм итеп яши – балаларны бергә үстерәләр, шатлык-кайгыларны уртаклашалар, авыр минутларда бер-берсенә булышалар. Яшьлектә дус булган алты гаилә олыгайган көндә дә дуслыкка тугры кала.

Алар Олег белән Виталий исемле ике ул һәм Елена атлы бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, белем биргәннәр, хәзер инде аларның үзләренең балалары бар. Лаеклы ялга чыккач Семахиннар гаилә башлыгының туган йортына кайтып төпләнгән.

Павел Иванович сөеклесенә багышлап шигырьләр укый, аның турында сөйләгәндә, «минем Розам», дип кенә тора.

Семахиннар – бәхетле гаилә, чөнки бер-берсенә карата тугры мәхәббәт хисләрен, үзара ихтирамны һәм күңел җылысын әлегә кадәр саклап калганнар.

Тормыш юлыннан 60 ел бергә
Тормыш юлыннан 60 ел бергә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас