Чишмэ
+12 °С
Облачно
Район кешеләре
17 Ноября 2021, 10:29

Гомер буена эзләнүдә

Ата-бабаларыбызның зирәклеге, аларның балаларына һәм оныкларына буыннан-буынга тапшырылып килгән тәҗрибәсе җәмгыятебез чәчәк атуга төпле нигез булып тора.

Фәүзи Гаймаделислам улы якыннары – уллары Искәндәр, Рамил һәм кызы Миләүшә беләнФәүзи Гаймаделислам улы якыннары – уллары Искәндәр, Рамил һәм кызы Миләүшә белән
Фәүзи Гаймаделислам улы якыннары – уллары Искәндәр, Рамил һәм кызы Миләүшә белән

Районда тырыш хезмәте, бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән чишмәлеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, производствоны үстерүгә зур өлеш керткән абруйлы кешеләр аз түгел. Гәзит битләрендә шуларның берсе – Фәүзи Гаймаделислам улы Әсәдуллин турында язып үтмәкче булабыз. Моның өчен бүген саллы гына сәбәп тә бар, чөнки шушы көннәрдә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фәүзи Әсәдуллин тумышы белән Сафардан, күп балалы гаиләдә үскән гади авыл егете. Әтисе сугыш кырында һәлак булган, әнисе балаларын ялгызы тәрбияләп үстергән. Мәктәптән соң Октябрьский шәһәрендә техник училищеда белем алган, аннары бораулаучы булып эшләгән. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Уфа нефть эшкәртү заводына оператор булып урнашкан, инженер вазифасына кадәр күтәрелгән. 1971 елда читтән торып Мәскәүнең Бөтенсоюз финанс-икътисад институтын тәмамлаган.

Партия кайда җибәрә, шунда барган ул. 70–80нче елларда Салават районында икътисадчы, баш икътисадчы, «Лагерный» совхозының партком секретаре, бүлек мөдире, КПССның Салават райкомында икенче секретарь вазифаларында эшләгән.

1985 елда туган районына кайта һәм КПСС райкомының беренче секретаре В. Н. Якуповның тәкъдиме буенча Өлкәара балавыз эшкәртү заводы директоры итеп билгеләнә. Предприятие илнең 16 төбәген балавыз һәм башка төрле умартачылык продукциясе белән тәэмин итә, әмма бу сезонлы гына эш була һәм ярты ел буе тик тору оптимизм уятмый.

– Завод эшенә икътисади анализ ясадым һәм аның банкротлык чигендә булуын аңладым. Шул ук вакытта заводта барлык инженерлык коммуникацияләре, шул исәптән тимер юл тармагы, зур мәйдан белән тәэмин ителгән шактый куәтле база бар иде. Предприятиене үстерү буенча, коры сөт җитештерүдән алып агач эшкәртү производствосы ачуга кадәр, күп төрле планнар булды. Очраклы рәвештә генә Башкортстанда 1982 елдан бирле «Межколхозкомбикорм» берләшмәсе базасында май экстракцияләү заводы төзү буенча дирекция булдырылуын белдем. Аны урнаштыру урынын эзлиләр иде. Уйга калдым, янә исәп-хисап, икътисади анализ ясадым, перспективасы турында уйландым... һәм үзебезнең базаны тәкъдим иттем, – дип искә ала Фәүзи Гаймаделислам улы.

Фәүзи Әсәдуллин документлар әзерләү белән мәш килә, май сыгу цехы төзелешенә БАССР Министрлар Советыннан карар алуга ирешә, проект эшләре башлана, нинди җиһазлар сатып алу кирәклеге ачыклана һәм шуңа туры китереп нигез салына. Ырынбурга, Барнаулга, Краснодарга, Саратовка барып, андагы май экстракцияләү заводлары эше белән таныша, технологияләрне өйрәнә.

Төзелеш 1990 елда башлана, 1992 елда инде завод көнбагыш маеның беренче килограммнарын җитештерә. Кадрлар шул чорда ук формалаша. Аларның күбесе әле дә заводта эшли. Төзелеп килүче предприятие хезмәткәрләре арасында «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең хәзерге генераль директоры Айдар Якупов та була.

– Айдар Вәгыйзь улы бетончы булып эшләде, ә завод төзелгәч баш технолог вазифасына билгеләнде, – ди Фәүзи Гаймаделислам улы. – Без аның һәм башка фикердәшләр белән берлектә мөмкин булмаганны да эшләдек – үзгәртеп кору, планлы икътисад җимерелү чорында заводны төзеп эшләтеп җибәрә һәм коллектив туплый алдык. Беренче елда гына да югары белемле 42 белгеч эшкә кабул ителде.

Предприятие «Чишмә» ачык акционерлык җәмгыяте дип атала башлый, биредә тәүлегенә 100 тоннага кадәр чимал эшкәртелә. Ул чакта бу бик зур саннар кебек тоела. Коллективта

эшләүчеләр 65 кешедән 356га кадәр арта. 2000 елда Ф. Әсәдуллин лаеклы ялга чыгып заводтан китәргә мәҗбүр була. Тик егәрле холыклы кешеләр беркайчан да эшсез торалмый. Күп тә үтми ул Чишмә районының ветераннар советы рәисе итеп сайлана. Аңа район хакимияте, урындагы хакимият органнары, төрле оешмалар белән берлектә торак ремонтлау, дарулар белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, шифаханәләрдә дәвалану, ветераннарны социаль яклау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү кебек мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә, барысын да санап бетерерлек түгел. Бу вазифада да ул үзеннән соң якты эз калдырды. Әлеге вакытта заводта 650дән артык кеше эшли.

Фидакарь хезмәте өчен Ф. Г. Әсәдуллинга «Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы», «Рәсәй Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемнәре бирелгән, Чишмә районының «Ел кешесе-2012» дип танылган, ул – районның шәрәфле гражданины. Ветеран бүген дә, 80 яше тулуга карамастан, сафта кала. Ул Чишмә районы иҗтимагый палатасы һәм ветераннар советы президиумы әгъзасы булып тора.

Гомер буена эзләнүдә
Гомер буена эзләнүдә
Автор:Николай Покотило
Читайте нас