

Филә әби гомер буе почтальонка булып эшләде. Күчем авылында һәр йортта көтеп алалар иде аны. Чөнки ул безгә гәзит-журналлар белән беррәттән хатлар, котлау открыткалары алып килә иде. Аны урамда күрсәм, гәзит алырга дип каршысына йөгерә идем. Гәзитне алгач, тиз генә тоткалап карыйм, катырак тоелса, димәк, эчендә хат яки открытка бар. Ул гына да түгел әле, һәр бәйрәм саен йортына барып открыткалар сатып ала идек. Барып керәсең, идәннәре ялтырап тора, өе чип-чиста. Безне түргә чакырып, открыткаларны өстәлгә җәеп сала, без – балалар куанышып шул открыткаларны сайлап ала идек. Аннары өйгә алып кайтып котлау сүзләре язабыз да, адресатка җибәрү өчен, кире Филә әбигә китереп бирәбез. Ул почтаны ат белән Игнатовкадан барып ала, никадәр гәзит-журналлар, посылкалар ташый, пенсия алып кайта иде. Карлы, буранлы, яңгырлы көннәрдә дә почтаны калдырмыйча таратып чыга. Элек, без бала чакта, бураннар да көчле була торган иде бит. Бөтен дөньяны, йорт алларын, хәтта ишекләрне буран сырып, каплап китә. Юлы да булмагандыр әле. Шуңа да карамастан, Филә әби йөгерә-атлый йорт саен яхшы хәбәр ташый.
Ә ул, яңа гына басылып чыккан гәзит исе, һаман истә. Кыш көннәрендә йөгереп чыгып гәзитне алып керәсең, исе бар өйгә тарала. "Башкортостан", "Яшьлек" , "Йәншишмә" гәзитләрен, "Аманат", "Һәнәк", “Агыйдел" журналларын ала идек ул чорда.
Быел Филә әби белән очрашкач, ул эшләгән елларны искә алып сөйләшеп тордык. Ул: "Әй, балакаем, яңа открыткалар һаман мунча башы тулы әле дә ", - дип көлде, үз эшенә бәйле кызыклы хәлләрне искә алды. Күзләреннән нур бөркеп тора иде үзенең, Димебезгә сокланып карап торды. Мәрхүм булган авылдашларны да сагынып искә алдык. Җылы кулларыбызны кысышып саубуллаштык.
Тик, икенче елга да Дим ташканнан соң бу җирләрдә очрашырга язмаган икән. Филә әби мәрхүм булган. Әйтер сүзем шул, Филә әби авылыбызда бик акыллы, итагатьле, ихтирамга лаеклы хатын-кыз һәм ана булды. Бүген караңгы гүрләргә кергәндә авыр туфрагың җиңел булсын, караңгы гүрләрең якты булсын. Анда да икенче дөнья бар, диләр. Дөрес булса, ул дөньяның да рәхәтен күрергә язсын. Гомер иткән тормыш иптәшең белән бергә җирдә калган балаларыңа һәм якыннарыңа исән-имин тормыш теләп, аларның шатлыкларын күреп куаныгыз. Ә мин инде, авылдаш буларак, ташкыннан соң Дим буенча килеп, сезнең белән булган җылы очрашуны якты хатирә итеп искә алырмын...
Флорида Хәбибуллина-Байкова