

Даянов Мөнәвир Мөбәрәк улы Бакалы районының Токтагул авылында ишле гаиләдә дөньяга килә: әтисе – бухгалтер, әнисе – авыл Советында эшләр белән идарә итүче.
Гаиләдә җиде бала үсә, барысы да тормышта үз юлларын табып дөнья коралар, тырышып эшлиләр, балалар үстерәләр. Ел саен төп нигезгә кайтып күрешәләр, үткәннәрне искә алып, киләчәк турында сөйләшеп утыралар бердәм һәм тату гаилә әгъзалары...
1975 елда Даянов, Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, туган авылына эшкә кайта. Тормыш иптәше – Чишмә кызы Гөлүзә Гамгиз кызы белән җиң сызганып эшкә тотыналар. Күп тә үтми зыялы укытучыны директор итеп күрше авылга җибәрәләр. Берничә ел эшләгәннән соң, районның Урманай дигән авылына яңа мәктәп салу бурычы куялар. Тырыш директор яңа мәктәп төзүгә күп көч сала. Бүгенге көндә дә Урманай мәктәбен Бакалы районында «Даянов мәктәбе» дип йөртәләр.
Еллар үтә тора, гаиләдә өч бала үсә. Мөнәвир студент чакта ерак районнан Уфага килеп укуын, юл газапларын искә төшерә. Шуңа күрә балалары үсә башлагач, укырга йөрергә җиңел булсын дип Чишмә районына күчәргә карар итә. Бакалы районы җитәкчеләре: «Сезгә бик зур өметләр баглый идек бит әле, китмәгез районнан», дип үгетләп тә карыйлар. Соңгы сүзләре шул була: «Бакалы районы ике яхшы укытучыны югалтты, ә Чишмә районында ике яхшы укытучыга артты».
Даянов сигез ел Өйдрәк мәктәбендә физика фәнен алып бара, сыйныф җитәкчесе була. Ә инде 1996 елда мәгариф бүлеге аны Салих мәктәбенә директор итеп куя. Монда да ул җиң сызганып эшкә керешә һәм тиз арада авыл халкының хөрмәтен яулый.
Үзе һәрбер эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән Даянов коллективтан да шуны таләп итә. Җитди, белемле, акыллы, дөреслекне алга куючы директорны коллектив та хөрмәт итә. Мәктәптә күп чаралар үткәрелә, районнан да кунаклар чакырыла. Район мәгариф бүлегендә эшләүче белемле инспекторлар, методистлар Мөнәвир Мөбәрәк улының көчле җитәкче, чын укытучы, ышанычлы шәхес икәнен күрми калмыйлар.
Фәнзил Нәгыйм улы Габидуллин мәгариф бүлеген җитәкләгән елларда эшләгән инспекторлар: Талига Хәернасовна, Зөһрә Вәлиевна, Венера Гаязовна, Вәсилә Мостафиевна, Гөлчирә Ишмөхәммәтовналар мәктәпкә тикшерү белән килгәч, «Яхшы эшли, искиткеч яхшы» дигән бәя бирәләр. Аларга баш иеп рәхмәт әйтәсе килә. Ә бит җитәкчеләрнең сүзләре, нинди бәя бирүе күп вакыт язмышка йогынты ясый.
Фәнзил Нәгыйм улына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки ул күп укытучыларның язмышына уңай йогынты ясый белде. Укытучы абынса, торып басарга көч, таянырга кул бирде, чокырга этмәде. Аның белән бер чорда эшләүчеләр бик бәхетле. Даянов аларны җылы сүзләр белән искә ала иде.
...2010 елны Салих мәктәбен яптылар...
Кояшлы көнне күк күкрәде, җил сызгырды, җир күз яше белән елады. Бу Мөнәвирнең йөрәге шулай сызлый иде. Шуны аңлаучы булдымы икән?! Әйтерсең лә очынып чабып барган атны кинәт туктатып йөрәген ярдылар. Менә шушы хәлдә иде Даянов. Кем аңлады икән аны? Юатучы булдымы икән? Канатлары каерылды, сынды. Шул көннән башлап аның тормышы ике өлешкә бүленде: мәктәптә эшләп йөргән чорга һәм хәзергесенә... Бик авыр кичерде ул авыл мәктәбе ябылуын. Әмма тормыш дәвам итте. Хатыны, балалары гел янында булырга тырышты.
Мөнәвир язу кирәк-яракларын җыеп куймады. Азаккы сулышына кадәр аның өстәлендә ручка, дәфтәрләр булды. Һава торышы, үсемлекләр, дару үләннәре – һәммәсен пөхтә итеп, тәртип белән яза барды. Ә аерым калын дәфтәрдә иҗат җимешләре урын алды. Һөнәре буенча физика укытучысы булган Мөнәвир Мөбәрәк улы шигырьләр, хикәяләр дә иҗат итте. Җәй буе дару үләннәре җыеп киптерде, аларны аерым савытларга салып, һәрберсенең исемен язып кышкылыкка әзер-ләде. Ашарга пешереп, мунча ягып тормыш иптәшен эштән каршы ала торган иде...
Әлеге көндә Гөлүзә Гамгиз кызы Уфа шәһәренең Дим районындагы мәктәптә математика укыта.
Даяновны укучылары бүгенге көнгә кадәр онытмый. Август аенда, үзе исән чакта, Өйдрәктән бер төркем укучылары килеп, яраткан укытучыларын күреп, хәл-әхвәл белешеп киткәннәр иде. Күптән түгел Мәскәү шәһәреннән ике, Уфадан, Дим районыннан, Чишмә поселогыннан укучылары килеп аның каберенә чәчәкләр салып киттеләр.
«Очрашу болай булыр дип уйламаган идек, сөйләшеп утырырбыз, мәктәп елларын искә төшерербез, дип өметләнгән идек», – диделәр алар.
Тыныч йокла, синсез бик авыр...