Чишмэ
+13 °С
Облачно
Район кешеләре
11 Ноября 2021, 04:42

Шәхси хуҗалыкта эшләр җитәрлек

Безнең якта халык элек-электән умарта тоткан, күпләп ат асраган. Иске Муса авылыннан Эльмир Нигъмәтуллин да балачактан умартачы булырга хыялланган. 13 яшендә ул әтисен умарта сатып алырга күндергән. Расих улының үтенечен игътибарсыз калдырмаган һәм 2005 елда 15 баш умарта сатып алган.

Шәхси хуҗалыкта эшләр җитәрлекШәхси хуҗалыкта эшләр җитәрлек
Шәхси хуҗалыкта эшләр җитәрлек

Эльмир әтисенә бал кортларын карашырга ярдәм иткән, умарталар, рамнар ясаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа районының Михайловка авылында Башкорт агросәнәгать колледжында укып умартачы һөнәрен алган. Дипломлы белгеч булып кайткач, әтисе умарталыктагы эшләрне аңа тапшырган.

– Тәҗрибәң бар, эш рәтен беләсең. Теоретик белем дә алдың. Шулай булгач, умарталык синеке. Ә мин ат үрчетү белән шөгыльләнәчәкмен, – дигән ул.

18 колын сатып алган. Хәзер аның көтүендә 30 баш ат бар, аларның саны әкренләп арта бара.

Ә Эльмир энесе Эльдарны үзенә ярдәмче итеп алган, ул да умартачы булырга һәм киләчәктә үз эшен башлап җибәрергә тели. Быел умарталарны 100 ояга кадәр җиткергәннәр.

– Умарталык үз ихатабызда урнашкан. Быел чәчүлекләр янәшәдә булды, шуңа күрә күчереп йөртмәдек. Эссе җәй, корылык кортларның бал җыюына тискәре йогынты ясады. Узган елда һәр умартадан якынча 31 килограмм бал алган булсак, быел 17 кг гына булды. Ике тапкыр диярлек кимрәк, – ди яшь умартачы.

Умарталыкта мәшәкатьләр җитәрлек. Кайчагында бөтен гаиләне – әтисе Расихны, әнисе Риманы, Уфадан кайткан уртанчы энесен дә эшкә җәлеп итәргә туры килә.

Әлеге вакытта умарталар авырулардан, корткычлардан тиешенчә эшкәртелгән. Һава температурасы 10 градуска кадәр төшүгә бал кортлары кышлату урынына күчереләчәк.

Хәзер умарталыкта эшләр кимегән, егетләр күбрәк әтиләренә ярдәмләшәләр. Чөнки хуҗалыкта, 30 баш аттан тыш, 12 баш мөгезле эре терлек һәм 20 сарыклары да бар.

Гаилә, үз мөмкинлекләрен күзаллап, киләчәктә умарталарны 130 ояга, сарыклар санын 50–60ка, атларны 50 башка, шул исәптән бияләрне 20гә кадәр арттырырга исәп тота.

Шәхси хуҗалык алга таба үсеш алсын өчен яхшы нигез салынган, һәм авыл уңганнары ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый.

Шәхси хуҗалыкта эшләр җитәрлек
Шәхси хуҗалыкта эшләр җитәрлек
Автор:Николай Покотило
Читайте нас