Чишмэ
+19 °С
Облачно
Район кешеләре
10 Ноября 2021, 06:55

«Уңыш-2021» бәйгесендә җиңүчеләргә – «Lada Niva» автомобильләре

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан Уфада хезмәт алдынгыларын котлау тантанасы булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тармакның алдынгы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Уңыш-2021» бәйгесендә җиңүчеләргә – «Lada Niva» автомобильләре«Уңыш-2021» бәйгесендә җиңүчеләргә – «Lada Niva» автомобильләре
«Уңыш-2021» бәйгесендә җиңүчеләргә – «Lada Niva» автомобильләре

– Авыл хуҗалыгы һәрвакыт республика икътисадының ышанычлы таянычы булды һәм шулай булып кала да. Башкортстанның алдынгы аграр төбәкләр исәбенә керүе, беренче чиратта, авыл халкы казанышы, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елның җәе коры килүгә карамастан, мул уңыш – 2,2 млн тонна ашлык, 900 мең тонна шикәр чөгендере, 300 мең тонна көнбагыш үстереп алынды. Һәм, һәрвакыттагыча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре казанышлары «Алтын көз» Бөтенрәсәй агросәнәгать күргәзмәсендә билгеләнде. Гомумән алганда, республика аграрчылары 80 медаль алды, шуларның яртысыннан күбесе – алтын.

– Без элеккечә агросәнәгать комплексын яңартуга һәм камилләштерүгә басым ясыйбыз. Быел 8,8 миллиард сумлык 2 500 берәмлек техника сатып алынды. Авыл хуҗалыгы инвесторлар өчен дә кызыклы тармакларның берсе, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. – Әлеге вакытта агросәнәгать комплексы өлкәсендә 120 миллиард сумлык 69 инвестиция проекты актив гамәлгә ашырыла. Шуның ярдәмендә 1 200гә якын яңа эш урыны булдырылды.

Кече агробизнес үсеш ала, Башкортстанда яңа фермер хуҗалыклар ачыла, бүгенге көндә шундый 7 меңнән артык хуҗалык бар. Аларда республика буенча тулай продукциянең 15 проценты җитештерелә.

Радий Хәбиров шулай ук быел агросәнәгать комплексы йомгаклары буенча җиңү яулаган биш муниципаль район – Әбҗәлил, Стәрлетамак, Борай, Дуван һәм Авыргазы районнарын билгеләп үтте.

– Безнең республикада Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне – ул зур дәүләт бәйрәме. Быел без аны тыйнак уздырабыз, чөнки Рәсәй Президенты эшләми торган көннәр чорын игълан итте, Башкортстанда әлегә катлаулы эпидемиологик хәл саклана. Хезмәтегез өчен сезгә тагын бер кат рәхмәтемне җиткерәм! Без сезне чиксез хөрмәт итәбез, кадерлибез һәм бәялибез, – диде Радий Хәбиров.

Бу көнне шулай ук «Уңыш-2021» бәйгесендә җиңүчеләргә «Lada Niva» машинасына 20 сертификат һәм ачкычлар тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта гына бара. 2019 елда ярышка 420 кеше килгән булса, 2020 елда алар 460 булды. 2021 елда җиңүче исемен алу өчен 490 механизатор көч сынашты, алар арасында мәгариф учреждениеләре студентлары да булды.

«Уңыш-2021» бәйгесендә җиңүчеләргә – «Lada Niva» автомобильләре
«Уңыш-2021» бәйгесендә җиңүчеләргә – «Lada Niva» автомобильләре
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас