

«Актив озын гомер кичерүчеләр» дигән төшенчә үзләре яшәгән Калмаш авылында гына түгел, ә Ярми авыл Советы биләмәсендә дә ихтирам казанган Туляковлар гаиләсенә бик тә туры килә.
Раил Фәтхелислам улы белән Нурсилә Тимергали кызы мавыгып бакчачылык белән шөгыльләнәләр, бу шөгыль белән кызыксыну аларга әтиләре Фәтхелислам Туляковтан бирелгән, дисәк тә дөрес булыр. Аларның йорт алдында иртә яздан башлап кырау төшкәнче гөлләр чәчәк ата, рәт-рәт булып тезелеп бакча җиләге һәм башка культуралар үсә.
– Әти сугыштан яраланып кайтты, шуңа күрә колхоз ашханәсендә эшләде.Өлкән яшьтәгеләр арасында әле дә ул әзерләгән ризыкларны искә алучылар бар. Ул ашханә өчен яшелчәләр – редис, кыяр-помидорлар үстерде, элек татар авылларында боларны үстерүчеләр булмаган бит. Ул безне кирәкле һөнәрләргә
– бакчачылыкка, умартачылыкка өйрәтеп калдырды. Без дә гореф-гадәтне сакларга булдык, туйда балаларга умарталар бүләк иттек һәм картәтиләренең яраткан шөгылен дәвам итәргә киңәш бирдек. Киявебез белән кызыбызның һәм улыбыз белән киленебезнең безнең сүзгә колак салуына куанабыз. Кызыбыз Эльвира һәм киявебез Шамил Карачуриннар авылда яшиләр, мал-туар асрыйлар. Улыбыз Рөстәм белән киленебез Эльвира поселокта яшәсәләр дә үз җирләре бар, анда бакча җиләге үстерәләр, – дип сөйләде Раил Фәтхелислам улы.
Ул элек элемтәче булган, ә тормыш иптәше Калмаш мәктәбендә математика укыткан һәм завуч булып эшләгән. Намуслы хезмәтләре өчен икесе дә дәүләт бүләкләренә лаек булганнар. Раил Фәтхелислам улына «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «1986 елгы социаль ярышта җиңүче» билгесе бирелгән, Нурсилә Тимергали кызы – мәгариф отличнигы, укытучыларның 9нчы съезды делегаты.
Алар шәҗәрәләр төзү, архив материалларын җыю белән дә шөгыльләнәләр. Шушы көннәрдә Зубово һәм Каветка авыллары зиратларына барып, кабер ташларыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исем-фамилияләрен язып алганнар.
– Ярми авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне төзекләндерергә җыеналар, шуңа күрә исемлеккә бу авылларда яшәгән кешеләрнең дә исем-шәрифләрен язу дөрес булыр дип уйладык, – ди Нурсилә Тимергали кызы.
Ул әнисе һәм картәнисе белән үскән, кичләрен аларның гаиләсендә ерак һәм якын туганнары, аларның кем булуы, нәрсә белән шөгыльләнүе турында хатирәләрне искә алып, сөйләшеп утыра торган булганнар. Боларның барысы да аның хәтерендә уелып калган, һәм ул пенсиягә чыккач тикшеренү эшен башлап җибәргән. Алар туган авылларында гына түгел, ә Ярми авыл Советының башка торак пунктларында яшәүчеләрнең дә күбесен беләләр. Нурсилә Тимергали кызына авыллар, гаиләләр тарихы кызыклы. Ул Туляковлар, Атнагуловлар, Урмановлар һ. б. гаиләләрнең шәҗәрәләрен төзегән. Гаилә туганлык җепләре ныклы булуын раслап, туганнары һәм якыннары белән аралашып, тату гомер кичергән, 20 ел әти-әниләре белән бергә яшәгәннәр. Ә Нурсиләнең апасы Сабира Атнагулова тома сукыр калгач, Туляковлар аны үзләренә алып егерме ел буе караганнар. Хәзер инде алар оныклары гына түгел, ә оныкчыклары да булган бәхетле картәти белән картәни булып актив гомер кичерәләр.