Чишмэ
+29 °С
Облачно
Район кешеләре
31 Октября 2021, 05:35

Беренче укучыларының оныкларын укыта...

Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Бүген тормышыбызны бу һөнәр вәкилләреннән һәм автомобильләрдән башка күз алдына да китереп булмый.

Хәлим Мәхмүтов: машина йөрткәндә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең иминлеге турында онытмаска кирәкХәлим Мәхмүтов: машина йөрткәндә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең иминлеге турында онытмаска кирәк
Хәлим Мәхмүтов: машина йөрткәндә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең иминлеге турында онытмаска кирәк

Шуңа күрә күпләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп машина йөртергә өйрәнү өчен, ДОСААФта укуга өстенлек бирә. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә районда машина йөртү курсларын ДОСААФ автомәктәбендә генә үтәргә мөмкин.

Укытучы Хәлим Мәхмүтов биредә 37 ел эшли инде, безнең райондагы шоферларның күбесе аңарда укыган.  

– Чишмәлеләр генә түгел, уфалылар, благоварлылар һәм башка районнардан килүчеләр дә бар. Кайчандыр мин укыткан егетләрнең хәзер оныклары курсларга килә, – дип елмая Хәлим Әхмәт улы. – Менә бу юка гына юл йөрү кагыйдәләре китабында барысы да язылган кебек. Әмма һәр билге турында сәгатьләр буена сөйләргә була. Мин бу кыска терминнар белән язылган кагыйдәләрне гади һәм аңлаешлы тел белән аңлатам.  

Ул Яңа Усман авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Мәктәптә укыганда ук техника белән кызыксына башлаган. Үзенең велосипедына фаралар куйган. Авыл урамнарында йөргәндә яки күрше авылга барганда, кем шундый «текә» сәпидкә утырган икән, дип борылып-борылып карый торган булганнар. Соңрак ул аңа мопед сатып алуларын сораган. Зәңгәр төстәге «Рига-4»не ул әле дә хәтерли. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа автотранспорт техникумында белем ала.

1972 елда Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлегендә участок мастеры булып эшкә килә. 1984 елда аны ДОСААФка, юл хәрәкәте кагыйдәләрен укытырга, чакыралар. Башта риза булмый – таныш түгел эш куркыта, аннары тәвәккәлләп карарга уйлый. Тәүге мәлләрдә бик дулкынлана, борчыла, төннәр буе дәресләргә әзерләнә, үзенең укытучысы ниләр сөйләвен искә ала. Ә курсантлар булып кайчак район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре дә килә. Үзләрен техникумда укыткан кебек, таләпчән булырга һәм төгәл эшләргә тырыша.

– Һәрвакыт үземнең беренче тапкыр руль артына утыруымны искә алып, машина йөртү курсларына килгән укучыларыма психологик яктан ярдәм итәргә тырышам, – ди Хәлим Әхмәт улы. – Машинага ничек дөрес утырырга кирәклеген аңлатудан башлыйм. Беренче тапкыр йөк машинасында шәһәргә чыгуымны хәтерлим. Ул вакытта техникумда укый идем әле. Дулкынланудан шыбыр тиргә баттым, бары тик алга таба гына карыйм. Бераз баргач, инструктор: «Нинди юл билгесен узып киттек?» дип сорый. «Күрмәдем», димен. Ул тукталырга һәм йөгереп барып карап килергә кушты. Шулай берничә тапкыр кабатланды.

Аннары инде алга да, артка да, як-якларга да карап йөрергә күнектем. Хәзер үзебезнең инструкторларга да бу алымны тәкъдим итәм. Машина руле артына утырганда юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең иминлеге турында онытмаска кирәк.

Автомәктәптә укытучылар, аның сүзләренә караганда, үз курсантлары өчен җаваплылык тоя.

– Хатын-кыз шоферлар турында мәзәкләр күп булса да, алар бик тырыш укучылар, – ди тәҗрибәле укытучы. – Ә яшь егетләр, нишләптер, юл йөрү кагыйдәләрен әлләни теләп өйрәнми. Шуңа күрә курсантларның хокуклары һәм бурычлары турында язылган бер пунктны исләренә төшерергә туры килә: анда, автомәктәп дәресләргә йөрмәгән укучыларны укытудан баш тарта ала, дип язылган.

Ә алар, акча түләдек бит, дип ачуланалар. Тик бу машина йөртергә теләгән беркемгә дә укуга салкын карарга хокук бирми.

Беренче укучыларының оныкларын укыта...
Беренче укучыларының оныкларын укыта...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас