Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Район кешеләре
27 октябрь 2021, 05:00

Рөстәм – иң яшь стипендиат

Башкортстанда быелгы уку елында Республика Башлыгы стипендиясенә лаек булган укучыларның исемнәре билгеле булды. Иң яшь стипендиат Чишмә районыннан. Ул – Балалар сәнгать мәктәбенең сигез яшьлек укучысы Рөстәм Шәмсетдинов.

Рөстәм Шәмсетдинов Чишмә сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә өченче сыйныфта шөгыльләнәРөстәм Шәмсетдинов Чишмә сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә өченче сыйныфта шөгыльләнә
Рөстәм Шәмсетдинов Чишмә сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә өченче сыйныфта шөгыльләнә

– Улым кечкенәдән музыка белән шөгыльләнә. Фортепиано уйнаганда еш кына итәгемә утырта идем, ул кулларның, бармакларның ничек хәрәкәтләнүен күзәтеп, минем арттан кабатларга тырыша иде, – дип сөйли аның турында әнисе Айгөл Садрисламова.

Аларның гаиләсе зур, гаилә әгъзаларының барысы да көй-моңга гашыйк. Гаилә башлыгы Илшат электромонтер булып эшли, гармунда уйнарга ярата. Тормыш иптәше Айгөл Чишмә сәнгать мәктәбендә музыка теориясе һәм сольфеджио укыта. Кызлары Камила фортепиано классы буенча Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган һәм һөнәри дәрәҗәдә музыка белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Абыйсы Руслан да сәнгать мәктәбендә белем ала.

– Менә шундый иҗади гаиләбез. Әтиләре безгә рухи яктан да һәрчак ярдәм итеп тора. Ул акыл сәләте үссен өчен бала берәр уен коралында һәм шахмат уйный белергә тиеш, дигән фикердә. Балалар өчәүләшеп аның белән шахмат уйныйлар. Әлбәттә, әлегә әтиләрен җиңәрлек түгел, – дип елмая Айгөл Айдар кызы.

Рөстәм 1нче мәктәпнең икенче сыйныфында укый, сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә өченче сыйныфта белем ала, шул ук вакытта җыр белән дә шөгыльләнә.

Ул «Йолдыз бул», «Бәллүр дельфин» кебек халыкара бәйгеләрдә, Светлана Хәмидуллина исемендәге Башкорт фортепиано музыкасын башкаручылар конкурсында катнашып призлы урыннар яулаган һәм бүләкләр алган.

– Балачакта һәрвакыт фортепиано – җиңел фән, дип әйтә торган идем. Алай түгел икән. Мәктәптә узган музыка дәресләрен яратам, бигрәк тә Петр Чайковский әсәрләре ошый. Өйдә әни белән әти өчен еш кына концертлар оештырам. Жюри алдында чыгыш ясау һәрвакыт дулкынландыргыч, уйнап бетергәч шатланам. Быел Айрат Мәҗит улы Байматов классында баянда уйнарга өйрәнә башладым, – дип сөйләде Рөстәм.

Әнисе Айгөл сөенә. «Безнең өйдә ике фортепиано, берничә гитара бар, хәзер баян да булачак. Иң мөһиме, Рөстәмгә баянда уйнау ошый. Укытучыларыбыз Илона Яхинага, Айрат Байматовка, Лилия Юлмөхәммәтовага һәм мәктәп директоры Татьяна Хәбибуллинага тырыш хезмәтләре, ярдәмнәре, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүләре өчен рәхмәт», ди ул.

Укытучылары исә яшь стипендиат турында җылы сүзләр белән телгә ала.

– Ул гадәти булмаганча фикер йөртүче, бик кызыксынучан һәм сәләтле малай. Сухомлинский, кешенең сәләте җирне төртеп чыккан кечкенә үсемлек кебек, дип юкка гына әйтмәгән бит. Аны карарга, тәрбияләргә кирәк, бары тик шул вакытта гына җимешләр пәйда булачак. Рөстәмнең уңышлары һәм казанышлары белән бик горурланабыз, – дип билгеләп үтте Балалар сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Владимировна.

Рөстәм – иң яшь стипендиат
Рөстәм – иң яшь стипендиат
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас