

Үзгәртеп кору чоры, реформалар, милекчелек формасының берничә тапкыр үзгәрүе, финанслау белән өзеклекләр булу сәбәпле, җиһазлар искергән һәм сүтеп алынган. Әмма озак елларга сузылган тынлык, ниһаять, артта калган, биредә агач ярдыру җайланмасы һәм башка төрле кирәк-яраклар сатып алып эш башлаганнар. Пилорамага нигез салынган һәм механизмнар ачык һавада урнаштырылган.
– Стеналарын һәм түбәсен кору өчен такта, төзелеш материаллары кирәк. Сатып алыргамы?! Моның өчен үзебезнең пилорама бар бит, – ди урман мастеры Илфак Исламов. – Шуңа күрә әлегә ачык һавада калдырдык та.
Пилораманы көйләп, эшләтеп җибәргәндә ярылган такталарны түбәгә һәм стеналарына куйдык.
Хәзер явым-төшем куркыныч түгел, тиздән төзеп бетерәбез.
Урманчылыкта пилорамадан тыш, гидравлик утын кисү җайланмасы, «МТЗ-1221» тракторы базасында корылган махсус техника бар. Бу төягеч-күтәрткеч, бульдозер пычагы, агач ташу өчен арбасы булган универсаль трактор, аңарда тракторчы Раил Фәйрүзов эшли.
Урман мастерлары Илфак Исламов һәм Айрат Әхмәдиев биредәге эшне оештырып кына калмыйлар, үзләре дә җиң сызганып эшлиләр. Урман хуҗалыгы ветераннары Илшат Газизов, Рамил Якупов һәм башкалар да һәрвакыт кулларыннан килгәнчә булышалар.
Безнең якта күбесенчә каен, усак һәм ылыслы агачлар үсә, карагач та бар. Делянкаларны аукцион аша сатып алалар, аннары сирәкләп кисәләр. Үз көчләре белән такта ярдыралар, агач, утын әзерлиләр. Сүз уңаеннан, утыннар заказчы теләге буенча махсус капчыкка салып сатыла.
Әлеге вакытта пилорама эше җайга салына, ярдырылган такталар үзләрендә барган төзелеш эшләрендә кулланыла.
Әмма кызыксынучылар бар инде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермерларда, халыкта Новотроицкий урманчылыгы продукциясенә ихтыяҗ зур булачак.
– Урманчы – универсаль һөнәр. Ул урманнарны торгызу гына түгел, шулай ук агач үсентеләре утырту, аларның санитар торышын күзәтү буенча да эш алып бара. Әйе, урманчыларның мәшәкате күп, менә тагын агач эшкәртү эше дә өстәлде. Урман – безнең байлыгыбыз, аңа сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк, – дип фикере белән уртаклашты Илфак Исламов.