Чишмэ
+20 °С
Ясно
Район кешеләре
14 Октября 2021, 07:30

Кадер-хөрмәттә яшәсәң, картлык та – шатлык!

Һәркемнең гомер юлы үзенчәлекле, һәм бу тормышта намуслы яшәгән, тырышып хезмәт иткән һәркем хөрмәткә лаек.

Зәнфирә Гыйльманова, Нурсилә Йосыпова һәм Фәүзия Тәбрисова (сулдан уңга) үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырырга яраталар. АВТОР ФОТОСЫЗәнфирә Гыйльманова, Нурсилә Йосыпова һәм Фәүзия Тәбрисова (сулдан уңга) үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырырга яраталар. АВТОР ФОТОСЫ
Зәнфирә Гыйльманова, Нурсилә Йосыпова һәм Фәүзия Тәбрисова (сулдан уңга) үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырырга яраталар. АВТОР ФОТОСЫ

Бүгенге көндә хәлсезләнгән, кеше ярдәменә мохтаҗ булган картларның да бит кайчандыр яшь һәм матур чаклары булган, сөеп һәм сөелеп яшәгән, тырышып укыган, эшләгән, балалар тәрбияләп үстергән. Адәм баласына үзенең гаиләсе, туганнары һәм җәмгыять өчен кирәк булуын белеп яшәү мөһим. Шул вакытта гына ул тормышның ямен тоеп актив яшәвен дәвам итәчәк, картлыгы ямьле булачак.

Ибраһим авыл Советы биләмәсендә яшьләре 80нән узган 120 кеше яши.

Ризидә Нигъмәтҗанова көнгә берничә тапкыр әнисенең хәлен белешә. Менә бүген дә шалтыратып хәл-әхвәл сораша башлагач, әнисе: «Соңрак шалтыратырсың, коймакларым яна, хәзер ахирәтләрем киләчәк», дигән. Ризидә әнисенең дус-ишләре белән аралашып, авыр чакларда бер-берсенә ярдәм итеп, тормыштан ямь табып яшәвенә куана.

Зәнфирә апаның йорты матур итеп җыештырылган, бар җирдә чисталык һәм пөхтәлек. Өй эчен аның кул эшләре – чигелгән мендәр тышлары, ашъяулыклар бизи, ихатасында да тәртип.

Ахирәтләре килүгә ул камыр ашлары һәм аш пешереп куйган. Бергәләп җыелганда алар балалары, оныклары, авыл яңалыклары турында сөйләшеп, хатирәләр белән уртаклашып утыралар, җырлашып та алалар. Зәнфирә Гыйльманова, Нурсилә Йосыпова һәм Фәүзия Тәбрисова Бәкәй авылында гомер кичерә. Быел өчесе дә юбилейларын билгеләп үтә – Фәүзия Шәмсетдин кызы белән Зәнфирә Тимергали кызына 85 яшь тулачак, аларның хәтта туган көннәре дә бер көнне – 28 ноябрьдә, ә Нурсилә Сәяфар кызына – 80 яшь. Аларның балачагы сугыш чорына туры килгән, һәркайсының үз язмышы. Заманында сугыштан соң калган җимерелгән хуҗалыкны торгызганнар, көнне төнгә ялгап колхозда эшләгәннәр. Авыр еллар булуга карамастан, балалар тәрбияләп үстергәннәр. Фәүзия апаның балачагы аеруча авыр булган. Әтисе сугышка киткәч әнисе белән урамда торып калган...

– Әле бер, әле икенче кешедә яшәдек. Аннары, туганнарыбыз вербовка белән эшкә киткәч, аларның йортына күчендек. Мәктәпкә йөри башладым, тик өскә-башка кияргә юк иде. Шуңа күрә дәрескә бармыйча калган чаклар күп булды, ә башлангыч сыйныфтан соң укуны бөтенләй ташладым. Шәлләр бәйли, күлмәкләр тегә идем. Әни белән төнлә утынга йөрдек. Ни өчен төнләме? Чөнки урманчы очраса, утыныбызны да тартып ала, балта белән чананы да тураклый иде.

13 яшьтән фермага эшкә бардым. Әни, кәҗә дә сауганың юк бит, сыер сава алмассың, дип җибәрмәскә тырышты. Шулай да өйрәнеп киттем, гомер буена эшләдем. Алдынгы сыер савучы буларак Мәскәүгә дә, Ленинградка да бардым. Коммунистик хезмәт ударнигы булдым.

Фәүзия апаның хәтере яхшы, ул турысын әйтеп, кайвакыт тәнкыйтьләп тә сөйли. Нурсилә апа йомшак һәм ипле генә итеп сүзгә кушыла.

– Безнең яшьтәгеләр ачлык-ялангачлыкны күп күрде. Әти миңа сигез ай булганда сугышка киткән. Әни безне, дүрт баланы, ялгызы үстерде. Аның каравы, хәзер әйбәт яшибез – өстәлебездә ни генә юк, өс-башыбыз бөтен, утын әзерлисе, мичкә ягасы юк. Өйләребез җылы. Балаларыма һәрвакыт, икмәк саласыгыз, су ташыйсыгыз юк, бер генә мәшәкатегез бар – эшкә йөрисез. Шуңа күрә тырышып эшләгез, зарланмагыз, димен, – диде ул.

Арытаба апалар йорт-кураны ремонтларга, буярга кирәклеге турында киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

– Кулыбыздан эш килә әле, башкалардан калышмаска тырышабыз, – ди чая Зәнфирә апа.

Алар, олы яшьтә булуларына карамастан, балалары белән бергәләп урманга җиләккә, гөмбәгә йөрүләре, балаларының авылга еш кайтып йөрүе турында сөйләделәр.

Әйе, өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфаты күп вакыт тирә-юньдәгеләргә, аларның карт кешеләр белән аралаша белүенә, психологик ярдәм күрсәтүенә, актив ял оештырылуга, яхшы туклануга һәм уңай шартларда яшәвенә бәйле.

Шул уңайдан танылган галим Дмитрий Лихачевның «өлкән яшьтәгеләр аларны ихтирам иткән, үзләрен кирәкле тойган һәм уңайлы хис иткән урында озаграк яши» дигән сүзләрен искә алмыйча булмый.

Кадер-хөрмәттә яшәсәң, картлык та – шатлык!
Кадер-хөрмәттә яшәсәң, картлык та – шатлык!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас