

– 2008–2010 елларда пай җирләре булган авыл халкына салымнар килә башлады. Законнарны бер карусыз үтәргә күнеккән халык үз биләмәләреннән кемдер файдаланган өчен түләде. Без дә ике ел түләдек һәм җирләребез кайда, аларны кем файдалана соң, дип уйлана башладык. Бу турыда мәгълүмат җыя башлагач, рәсмиләштерегез дә үзегез файдаланыгыз, диделәр.
Алар шулай эшләгәннәр дә. Авылдашлары, туганнары, күршеләре дә үзләренең пай җирләрен биргәннәр. Шулай итеп Әхмәтҗановлар фермер булып киткәннәр.
Бүген аларга Илнурның улы Айнур да булыша. Ул Уфа авиация техникумын тәмамлаган, армиядә хезмәт итеп кайткан. Читтән торып авиация университетына укырга кергән. Әтисе белән абыйсы яшь буынның авыл хуҗалыгы эшләрендә булышуына бик шат, юкка гына хуҗалыкны үз фамилияләре белән «Әхмәтҗанов» крестьян-фермер хуҗалыгы, дип атамаган бит алар.
Бүгенге көндә фермерларның 400 гектар сөрүлек җирләре, алты берәмлек техникалары бар, анда бөртекле культуралар һәм көнбагыш үстерәләр. 100 гектар мәйданда майлы культура үстергәннәр. Без килгән көнне көнбагыш уралар иде.
– Үзебезнең пайчыларга бодай, салам бирдек инде. Безне авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек субъектлары өчен шартларның тигез булмавы борчый. «Бердәм Рәсәй»нең сайлау алды программасында билгеләнгәнчә, эре агросәнәгать предприятеләренә кебек, крестьян-фермер хуҗалыкларның нәтиҗәле үсешенә дә ярдәм күрсәтелсен иде, – диләр абыйлы-энеле Әхмәтҗановлар.
Безнең белешмә
Әлеге вакытта районда 54 крестьян-фермер хуҗалык, алар исәбендә 16 мең гектар сөрүлек җир бар. Хуҗалык итүнең кече формалары төбәкнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыруда зур роль уйный. Бу хакта республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә билгеләп үтелде. Тугыз ел эчендә, 2012 елдан башлап, төбәкнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә фермерлар өлеше 2,5 тапкырга – 2012 елда 5,8%тан, 2020 елда 14%ка кадәр арткан.
Узган елда фермерлар 27,1 млрд сумлык продукция җитештергән.
2021 елда республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләмен җитештерүдә зур булмаган крестьян-фермер хуҗалыклар өлеше 15% булыр дип көтелә.