

Бәйрәм белән шулай ук хезмәттәшләре, район укытучылары тәбрикли – күпләр аңа 2015 елның июлендә чыккан «Педагогларның мактау китабы» өчен рәхмәтле. Аның өчен материалларны асылда исә Зөһрә Вәли кызы җыйган һәм редакцияләгән.
Зөһрә Вәли кызы Иске Муса авылында күп балалы гаиләдә туган. Хезмәт эшчәнлеген Ибраһим урта мәктәбе укытучысы булып башлаган. Ул укытучылар династиясеннән – абыйлары заманында педагогия техникумын һәм Укытучылар институтын тәмамлаганнар, укытучы булып эшләгәннәр. Әнисе дә мөгәллим булырга хыялланган, әмма педагогия техникумын тәмамлый алмаган. Аның каравы, өч баласы хыялын тормышка ашырган. Зөһрә Вәли кызы 1980 елда Башкорт дәүләт университетының география факультетын тәмамлаганнан соң, мәктәпкә беренче укучылары янына кайткан. Ә биш ел укытучы булып эшләгәч, аны район мәгариф бүлегенә эшкә чакырганнар. Ул анда 1985–2017 елларда методист һәм кадрлар буенча инспектор булган.
– Бу вакытта районда 1200дән артык укытучы һәм 600 балалар бакчасы тәрбиячесе, өч өстәмә белем бирү учреждениесе укытучылары исәпләнде. Ул чакта мәгариф бүлегендә юристлар да юк иде, – дип сөйләде ул.
Шуңа күрә Зөһрә Вәли кызы гомер буена белемен камилләштергән, бик күп әдәбият өйрәнгән, курсларда укыган.
Күп кенә мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, укытучылар аны эшлекле, җитди, таләпчән, әмма киң күңелле белгеч буларак хәтерли. Киңәшмәләр вакытында аның чыгышлары кыска булуы белән аерылып торган, чөнки ул төгәл һәм анык тәкъдимнәр биргән. Өстәвенә, аның хәтере дә бик яхшы.
– Фәнзил Нәгыйм улы Габидуллин җитәкчелегендә безнең коллектив бик яхшы иде. Ул вакытта мәгариф бүлегендә Талига Хәернас кызы Батталова, Вәсилә Мостафа кызы Әминева, Людмила Әнвәр кызы Шакирова, Лилия Низам кызы Габбасова, Гөлчирә Ишмөхәммәт кызы Ишегулова эшләде. Без алар белән әле дә элемтәдә торабыз һәм дусбыз, – дип сөйләде. Әйткәндәй, ул район укытучыларының ветераннар советы рәисе булып тора.
Зөһрә Вәли кызы лаеклы ялда булса да, укытучы кагыйдәләре буенча яши – барлык эшләрен һәм кая барачагын алдан планлаштыра, туганнары арасында оештыручы. Шулай ук сәяхәт итәргә ярата. Гомер буена күңеле белән географ булып калган. Аңа бу фәнгә мәхәббәтне укытучысы Фәрит Сөләйманов уяткан.
– Мәктәп елларында еш кына походларга, хәтта Урал тауларына бара идек. Җәяүләп йөз чакрымнан артык ара үткәнбездер, мөгаен. Ә студент вакытта практика вакытында кырда айлар буе палаткаларда яшәдек, – дип искә алды ул.
Шул вакыттан бирле сәяхәткә чыгарга ярата – Зөһрә Вәли кызы күп кенә союздаш республикаларда булган. Елына ике тапкыр Мәскәүгә барып кайта. Башкалада гаиләсе белән улы һәм башка туганнары яши. Ерак Көнчыгышка барырга хыяллана. Ә соңгы елларда туганнары белән республика буйлап походка чыгалар.
Җәй көне туган авылында әти-әнисе йортында яши. Анда барлык туганнарын, аларның балаларын бергә җыя. Туганнарының балалары аңа акъәби, дип эндәшә. Йөрәк җылысы һәркемгә җитәрлек. Чөнки укытучы укучыларында әхлаклык нигезләрен салучы булып кала. Бүген барлык укытучыларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек, шулай ук хакыйкатька һәм белемгә армый-талмый омтылу, коллективта үзара аңлашып эшләүләрен һәм рәхмәтле укучылар телибез!