Чишмэ
-4 °С
Облачно
Район кешеләре
1 Октября 2021, 10:14

Нурия Бикмәева: Балалар белән бергә яшәрәбез

Бүген Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Чишмә сәнгать мәктәбенең «Фортепиано» классы буенча укытучысы Нурия Бикмәева да сәнгатьнең шул төре белән шөгыльләнергә карар иткән.

Нурия Бикмәева: Балалар белән бергә яшәрәбезНурия Бикмәева: Балалар белән бергә яшәрәбез
Нурия Бикмәева: Балалар белән бергә яшәрәбез

– Әти-әнием дә тормышымны музыка белән бәйләргә булгач булышлык күрсәтте. Әнием еш кына, бәйрәмнәрдә һәрвакыт җырладың, дип сөйли иде. Шуңа күрә мине музыка мәктәбенә укырга бирде. Алтынчы сыйныфка кадәр Мәсәгут музыка мәктәбендә укыдым, аннары Уфада урта махсус музыка мәктәбенә укырга кердем. Үсеп җиткәч, балаларга белем бирү теләге барлыкка килде, шуңа күрә Уфа дәүләт сәнгать институтының «Фортепиано» белгечлеге буенча укырга кердем. Диплом алгач, бирегә укытучы булып эшкә урнаштым, – диде Нурия Әнвәр кызы.

Ул Чишмә егете Равилгә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Чишмә май экстракцияләү заводында эшли. Ике балалары бар – зур кызлары Камила Санкт-Петербургта университет тәмамлаган, уллары Камил сәнгать мәктәбенә йөри, гитарада уйнарга өйрәнә.

Нурия Бикмәева укучылары турында горурланып сөйли.

– Без балалар белән концертларда чыгыш ясыйбыз, төрле бәйгеләрдә катнашабыз, анда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Әлеге вакытта элекке укучыларымның үз балаларын миңа йөртүе куанычлы. Чөнки биредә алар фортепиано кебек романтик уен коралында уйнау күнекмәләрен генә үзләштереп калмыйлар, ә түземле, максатка омтылышлы булырга өйрәнәләр, вак моторикалары үсә һәм үз-үзләренә ышанычлары арта. Аларның белем дәрәҗәсен дә арттырырга тырышабыз, кайчакта искәрмәстән, бу кемнең әсәре, бу композитор кайсы якныкы, дип сорыйсың, ә балалар икенче дәрескә килгәч, интернеттан карап шул турыда белгәннәрен әйтергә ашыгалар. Безнең бүлекне тәмамлаган укучыларның кайберләре киләчәктә дә музыка белән шөгыльләнәләр, югары уку йортларына укырга керәләр, – дип билгеләп үтте ул.

Әйткәндәй, быел аның балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләвенә 30 ел була.

– Балалар белән эшләргә яратам. Сәнгать мәктәбенә кемдер дүрт, ә башкалар сигез ел йөри, әмма бу моңсулану өчен сәбәп түгел. Алар үсә төшкән саен баланың ничек үсүен, үз-үзенә ышанычлырак булуын, тәүге уңышсызлыкларга очравын һәм аларны җиңеп чыгуын күзәтәсең. Биредә баланың якыннарының ярдәме дә мөһим, алар аның эшләре, уңышлары һәм уңышсызлыклары турында да кызыксынсын иде. Балалар белән бергә үзебез дә яшәрәбез, дип әйтергә була. Чөнки һәр укучы үзенчә сәләтле, ә без, балалар бакчасында тәрбиячеләр кебек, аларның күңеленә үтеп керү өчен ачкыч эзлибез, ярдәм итәбез һәм юнәлеш бирәбез, – дип сөйләде Нурия Бикмәева.

Нурия Бикмәева: Балалар белән бергә яшәрәбез
Нурия Бикмәева: Балалар белән бергә яшәрәбез
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас