

– Чәчәкләр яратам, аларны үзем чәчеп үстерәм, сатуга да алып чыгам. Буаны да үз кулларым белән ясадым, матур һәм ямьле килеп чыкты, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Ринат Харрас улы.
Ринат Галикәев Чишмә районының Ярми авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән.
– Бишенче сыйныфтан соң әни мине республиканың сәнгать юнәлешендәге гимназия-интернатына укырга бирде. Сәләтем булуын күреп шунда укырга биргәндер, мөгаен. Тырышлыгы юкка булмаган. Соңрак М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетына укырга кердем. Университетка кадәр сәнгать остаханәсендә дә эшләдем, аны тәмамлаганнан соң 20 елдан артык Чишмә сәнгать мәктәбендә укыттым, – дип сөйләде ул.
Әлеге вакытта Р. Галикәев Ярми авыл Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе булып эшли. Аның сүзләренә караганда, бөтен гомере иҗат белән бәйле.
Ул агачка уеп бизәк ясау белән очраклы рәвештә мавыгып киткән. Бервакыт танышы юбилейга бүләк итү өчен агачтан бал мичкәсе тоткан кеше буйлык аю сыны ясап бирүен үтенгән.
– Элек тә, төп эштән тыш, калай эшләре белән шөгыльләндем, заказга да эшләгән чаклар булды, ә бу агачтан ясалган беренче эшем иде. Ошап китте, шуңа күрә бу һөнәргә тартылдым. Ул гына да түгел, яраткан шөгылемә әйләнде. Бәйгеләрдә дә катнашам. Мәсәлән, 2019 елда Нефтекама шәһәрендә үткән «Осталар шәһәре» дип аталган скульптуралар һәм кечкенә архитектур формалар ясау буенча республика бәйгесендә катнашып беренче урын алдым. Әлеге вакытта өйдә эшләү өчен үземә остаханә төзим, – диде ул.
Быел ул Туймазы районында агач скульптуралар фестивалендә Габдулла Тукайның «Бала һәм күбәләк» шигыре буенча эшләнгән скульптурасы өчен дә икенче урын алды.