

Мәхмүт Бәдгетдин улы Чишмә районының Чувалкип авылында дөньяга килгән. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән, агроном белгечлеге буенча белем алган. Хезмәт юлын 1970 елда институтны тәмамлаганнан соң «Коммунизм» колхозында агроном булып башлаган. 1971 елда комсомол райкомының икенче секретаре итеп сайлана, ә 1972 елда КПСС район комитеты инструкторы булып эшкә чакырыла.
– Биш елга якын «Дим» колхозы рәисе вазифасын башкардым, «Башсахар» берләшмәсендә чимал бүлеге начальнигы да булдым. 35 ел Чишмә элеваторының җитәкчелек составында эшләдем, шуның 23 ел әлеге оешма белән җитәкчелек иттем. Алны-ялны белми эшләдек, ялкаулыкның ни икәнен белмәдек, чөнки безне хезмәт тәрбияләде. Әйткәндәй, тормыш иптәшем белән пенсиягә чыккач та эшсез тормыйбыз – бакча үстерәбез, мал-туар асрыйбыз, – дип сөйләде ул үзе турында.
Булачак тормыш иптәше белән очраклы рәвештә генә танышкан. Зәлия Ярми авылыннан йөреп эшләгән.
– Бер юлдан эшкә йөредек, аны күргәндә бигрәк матур кыз, дип уйлый идем. Бер-беребезне ошаттык, күп тә үтми өйләнештек. Яшь гаилә буларак фатир бирделәр. Бергә дөнья коруыбызга 50 ел була, ике бала: кызыбыз Гөлнараны һәм улыбыз Маратны үстердек. Әлеге вакытта өч оныгыбыз бар, – диде ул.
Мәхмүт Бәдгетдин улы Чишмә элеваторы директоры булып эшләгән чорда бик күп эшләр башкарылган: ике катлы производство-техник лаборатория, матди склад, ярдәмче хуҗалык, ашлык киптергеч, машина күтәрткеч һәм башка бик күп нәрсәләр эшләнгән.
– Беренче чиратта бар нәрсә предприятиедә эшләүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнде. Чөнки мин җитәкче, барыннан да элек, эшчеләр турында хәстәрлек күрергә, алар өчен яхшы шартлар булдырырга тиеш, дип уйлыйм, – дип фикере белән уртаклашты.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, Мәхмүт Хәйретдинов җитәкчелегендәге предприятие производствоны камилләштерүгә таба зур юл үткән.