

Фәһим Биктимеров 1937 елда Чишмә районының Чулпан авылында дөньяга килгән. Әтисе Сабир иске дәваханә артында урнашкан, 15 йорты гына булган кечкенә бу авылга 1927 елда күчеп килгән. Аның әнисе, билгеле театр артисты Зәйтүнә Бикбулатованың икетуган апасы, тумышы белән Сафар авылыннан булган. Әтиләре вафатыннан соң, 1950 елларда Биктимеровлар поселокка күченә. Фәһим беренче мәктәптә белем ала. Җиде сыйныф тәмамлаганнан соң тракторчы һөнәре алырга Дәүләкәнгә китә. Анда аларны ашаталар, киендерәләр һәм чирәм җирләрне сөрергә җибәрү өчен әзерлиләр. Казахстанның Целиноград өлкәсенә 75 яшь тракторчы – егетләр һәм кызлар җибәрелә, алар арасында аның булачак тормыш иптәше Фәүзия дә була.
Фәүзия тумышы белән Дәүләкән районыннан. Кызның укырга теләге шулкадәр көчле була ки, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ул ахирәте белән җәяүләп Дәүләкән училищесына китә. Ә ара якын түгел – 55 чакрым.
Училищены тәмамлаганнан соң Фәһим белән Фәүзия Целиноград өлкәсендәге бер совхозда, бер үк бригадада эшли башлыйлар.
– Сигез бригада бар иде, безнең бригадага сөрү өчен биш мең гектар чәчүлек җир бирелде. Басулар киңлеккә һәм озынлыкка икешәр чакрым иде. Чирәм җирләрне сөреп бодай чәчтек, – дип хатирәләре белән уртаклашты Фәһим Сабир улы.
Алар вагончыкларда һәм фин йортларында яшиләр. Кыш көннәрендә анда зәмһәрир суыклар, күз ачкысыз бураннар була, күпләр түзми, кире Башкортстанга кайтып китә. Бригадирлар һәм механиклар яшь егетнең эшеннән канәгать кала, «эштә атлап түгел, йөгереп йөри», диләр. Оста чаңгычы да була ул. Фәһим, тәҗрибәле механизатор буларак, үз эшенә җаваплы карый, техниканы белеп эш итә. Аны шунда ук рейска чыгучы бригадага алалар – 120 чакрым ераклыктагы Атбасар шәһәреннән трактор белән ягулык ташый. Чәчү кампаниясендә катнаша, аннары комбайннарны ремонтлый, урак чорында комбайнчы була. Тырышлыгын күреп аны бригадирлыкка укырга җибәрәләр.
Бервакыт аның бригадасындагы тракторчыларны, шул исәптән Фәүзияне, 200 чакрым арага тагылмалы комбайннар артыннан җибәрәләр. Фәһим техниканы карап тикшереп чыга, чылбырларны, башка детальләрне майлый, һәм иң соңгысы булып юлга кузгала. Юлда ни күрсен – 10, 20 чакрым юл үткәннәр дә тукталып калганнар. Чөнки, тәҗрибәсезлек сәбәпле, комбайннарның йөрү өлешен майламыйча юлга чыкканнар. Фәһим совхозга кайтып комбайнын калдыра да, кире хезмәттәшләре янына ашыга. Фәүзиягә дә булыша – ул егеткә бик рәхмәтле була, өстәвенә, аны күптәннән ошатып йөри.
– Фәһимне училищедан бирле белә идем, тик ул вакытта дус түгел идек әле. Унтугыз яшьтә өйләнештек, өстебездә училищеда бирелгән бушлатлар иде, – дип искә ала ул.
Казахстанда озак эшләгәннәр, 29 яшьтә икесе дә орден белән бүләкләнгән. Фәһим Сабир улына югары дәүләт бүләге – Ленин ордены, ә Фәүзия Йосыф кызына «Почет Билгесе» ордены бирелгән.
Гаилә Чишмәгә дүрт бала белән кайта. Фәһим абыйның әнисе белән яши башлыйлар, аннары фатир алалар. Берсе – «Межколхозстрой»га, икенчесе «Юбилей» бистәсендәге кибеткә сатучы булып эшкә урнаша.
Фәһим Сабир улы үзенә генә түгел, балаларына карата да таләпчән була. Фәүзия апа аның улларына кечкенәдән игътибар бирүен искә ала. Шуңа күрә дә алар мәктәптә яхшы укып, икесе дә хәрби-диңгез флоты офицерлары булгандыр, мөгаен. Алар үрнәгендә тәрбияләнгән оныклары да хәрби хезмәткәрләр. Өлкән уллары Рамил, әти безне әле дә контрольдә тота ул, дип шаярта.
Фәүзия апа рухи яктан бай кеше, яшьлек чорында шигырьләр язган. Хәзер дә китаплар укырга ярата, сүз уңаеннан, күзлексез укый. Ул уңган хуҗабикә дә, ире әйтүенчә, чисталык-пөхтәлек ярата. Кызлары Гүзәл: «Әти белән әни әле дә эшсез торалмый», дип сокланып сөйли. Чөнки алар – чирәм җирләрне буйсындыручылар буыныннан.