Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Район кешеләре
21 август 2021, 09:13

Айгөл өчен җанатарга картәнисе дә барган

14 августта Кусимов исемендәге «Акбузат» ипподромында республиканың биш районыннан килгән һәвәскәр жокейлар арасында «Терра Башкирия» спорт турнирының җиденче этабы узды.

Туганнар ярдәме көч бирә. Алгы планда –  Айгөл якыннары беләнТуганнар ярдәме көч бирә. Алгы планда –  Айгөл якыннары белән
Туганнар ярдәме көч бирә. Алгы планда – Айгөл якыннары белән

Бу көнне ипподромда үзләренең якташлары – алты җайдак өчен җанатарга килгән чишмәлеләр дә күп иде. Турнирда катнашу өчен атларны Тәпәреш авылыннан Марат Әхмәтшин, Дамир Идиятуллин һәм Келәштән Илмир Гаделшин китергән. Җайдаклар район хакимияте башлыгы призына үткән беренче чабышта әлеге фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар атларында ярыштылар. Келәш авылыннан Идел Киеккужин беренче узышта җиңү яулады. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул биш-алты яшеннән ат өстендә. Аның бертуганы Фәнил Гайфуллин да кечкенәдән ат спорты белән шөгыльләнә, хәтта ат чабышларында катнашучы һөнәри жокей булырга хыяллана. Ул инде анда кабул итү кагыйдәләрен белешкән, тик жокейларның буе 167 сантиметрдан артмаска тиеш дип язылган бер шарт кына кәефен төшергән.

 «Терра Башкирия-2020» турнирында җиңү яулаган Айгөл Моратова икенче булып килде. Сүз уңаеннан, аның өчен җан атып, көч биреп торучылар төркемендә Айгөлнең барлык туган-тумачалары – әти-әнисе, абыйлары, апалары бар иде, хәтта 84 яшьлек картәнисе дә өйдә калырга теләмәгән.

Турнир кагыйдәләре буенча финалга чыгучылар, бу очракта Хәйбулла, Иглин, Дүртөйле, Салават һәм Чишмә районнарыннан икешәр катнашучы 1200 метр арага ике чабышта катнаштылар. Бу этапта район чемпионнары «Терра Башкирия» турниры финалына эләгү өчен ярыштылар. Ипподром атларында ике чабыш узды – башта атлар жокейлар арасында жирәбә буенча бүленде, ә икенче чабышта бер-берсенең атына күчеп утырдылар. Ягъни соңгы булып килүче тәүге чабышта беренче булып килгән атка, һәм киресенчә, алдан килгәне иң артта калганына күчеп утырды. Турнирның җиденче этабында Хәйбулла җайдагы Айгиз Таҗетдинов җиңүче булды, безнең Айгөл Моратова – өченче, ә Идел Киеккужин җиденче урында. Бу юлы җиңүгә ирешеп булмаса да, ат чабышында катнашучылар якты тәэссоратлар алдылар, тамашачылар лаеклы чыгыш ясаган якыннары өчен горурлык хисе тойдылар. Ә Чишмә Мәдәният сарае коллективы концерт тәкъдим итте. Ризидә Әхмәтшина, Рәфис Мостахитдинов, Айдар Басыйров һәм Дурас Мәдәният йортыннан «Дуслык» фольклор коллективы тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.

Айгөл өчен җанатарга картәнисе дә барган
Айгөл өчен җанатарга картәнисе дә барган
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас