Чишмэ
+15 °С
Облачно
Район кешеләре
20 Августа 2021, 04:30

Үзебездән соң якты эз калдырыйк

Башкортстанда март аендаякташлар арасында булышлык итү буенча «Атайсал» проекты эшли башлады, аның барышында уңышка ирешкән кешеләр туган якларына ярдәм күрсәтә.

Үзебездән соң якты эз калдырыйкҮзебездән соң якты эз калдырыйк
Үзебездән соң якты эз калдырыйк

– «Атайсал» проекты гамәлдә булган вакыт эчендә, 13 августка кадәр, безнең районнан туган якта игелекле эшләр башкаруга 82 гариза бирелде, – дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин. – Меценатлар арасында гади пенсионерлар да бар, район Советы, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Раил Әсәдуллин белән Айдар Якупов та читтә калмады. Айдар Вәгыйз улы агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында уку корпусы бинасын ремонтлау өчен акча бирде. Анда канализация торбалары алыштырылды, пластик тәрәзәләр һәм санузел бүлмәләрендә ишекләр куелды, ремонт ясалды, плиткалар җәелде, сантехника урнаштырылды. Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин 1нче мәктәп китапханәсенә 350 данәдән артык фәнни-методик әдәбият тапшырды. Депутат ул китапларны күп еллар дәвамында җыеп үз эшендә файдаланган. Элегрәк ул шулай ук район мәктәпләренә 200 данәдән артык китапларын тапшырган иде. Мәгариф идарәлеге җитәкчесе Зилә Ямалетдинова билгеләп үтүенчә, китаплар киләчәктә мәктәптә булдырылачак үзәкләштерелгән педагогик әдәбият фондын тулыландырачак.

– Безнең заманда китап кыйммәтле һәм кадерле бүләк дип саналды. Яхшы, файдалы китап табу җиңел түгел иде. Без билгеле һәм популяр язучыларның китапларын, уку әдәбиятын сатып алу өчен макулатура тапшыра, иртәдән үк чиратка баса идек, – дип язган «Атайсал» порталында пенсионер Тамара Лифанова. Ул Ар һәм Келәш китапханәләренә үз өендәге китапларын тапшырды.

– Берничә буын балалар шул китапларны укып үсте. Башкалар да аларны кызыксынып укыр, дип ышанам, – диде Тамара Федоровна.

Бирелгән гаризалар арасында җәмәгать территорияләрен төзекләндерү проектлары зур аерма белән алда бара, меценатлар шулай ук табигатьне саклау буенча чаралар оештыралар, бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм күрсәтәләр. Мәсәлән, Ибраһимнан Гөлчәчәк Солтанова тыл хезмәткәрләренә һәм сугыш чоры балаларына азык-төлек җыелмалары тапшырган. Дини һәм спорт объектларын төзүгә, мәдәни мирас объектларын саклауга да акча бүлеп бирелә. Мәсәлән, меценат һәм авыл халкы ярдәме белән Ар авылында мәчет төзелде. «Атайсал» проектының төп идеясе – хәйрия программаларын һәм проектларын тормышка ашыру өчен туган авылы һәм шәһәре тормышына битараф булмаган кешеләр, фикердәшләр эзләү.

 

Безнең белешмә

«Атайсал – кече туган як» порталында һәркем якташларына үз проектын тәкъдим итә ала. Моннан тыш, бергәләп финанслау шартларында гамәлдәге республика программаларына яки «Атайсал» проектында катнашучылар башлангычларына кушылырга мөмкин. Махсус сайт булдырылгач, тормышта үз урынын тапкан якташларга төрле инстанцияләр буенча йөрергә, нинди дә булса килешүләр төзергә, комиссияләр үтәргә кирәкми. Әлеге сайт нинди дә булса инициативаны автомат рәвештә торак пункт җитәкчелегенә җиткерә, һәм шәһәр яки авыл хакимиятләре бу проектка нинди булышлык күрсәтә алуын хәл итә.

Үзебездән соң якты эз калдырыйк
Үзебездән соң якты эз калдырыйк
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас