Чишмэ
+11 °С
Облачно
Район кешеләре
13 Августа 2021, 04:36

Сарымсак үстерүгә – миллион

Көздән Илкәш авылы янында зур мәйданнарда сарымсак утыртылачак. Малтабар Альберт Исхаков, якын киләчәктә аның продукциясе базар тулы булган Кытай сарымсагыннан бер дә ким булмас, дип өметләнә.

Сарымсак үстерүгә – миллионСарымсак үстерүгә – миллион
Сарымсак үстерүгә – миллион

Альберт Арслан авылында туып-үскән. 1987 елдан бирле «Дружба» колхозында эшләгән, 90нчы елларда колхоз таркалгач, үзенең пай җирләрен милек итеп рәсмиләштергән, фермерларга арендага биргән һәм менә хәзер ул җирләрдә үсемлекчелек белән шөгыльләнергә, сарымсак утыртырга уйлаган.

Хыялын тормышка ашырганчы ярты ел чамасы вакыт узган. Декабрьдә Исхаковлар авыл хуҗалыгы культурасын үстерү белән шөгыльләнергә карар иткәннәр. Бизнес-план төзегәннәр, документлар җыеп «Агростартап» программасында катнашу өчен тапшырганнар. Әмма дәүләт ярдәмен көтеп тормыйча, яз җитүгә әлеге проектны тормышка ашырырга керешкәннәр.

«Республикада сарымсакның якынча 70 проценты читтән кайтарыла, аның төп өлеше – Кытай продукты. Чишмә районында халык элек-электән күпләп сарымсак утырту белән шөгыльләнә һәм мул уңыш ала. Быел яз үзебезнең пай җирендә «Любаша» сортын утыртып карадык. Кызганычка каршы, корылык булу сәбәпле, сарымсак уңышы мактанырлык түгел, гектардан нибары 2 тонна алдык. Күбесен орлыкка калдырырга булдык, артканын күмәртәләп сатып алучыларга бирәчәкбез. «Лидия» сортын чәчеп карарга уйлыйбыз, безнең якларда ничек үсәр. Көзен барлык 4,3 гектар җиргә сарымсак чәчеп калдырачакбыз», – дип планнары белән уртаклашты Альберт Исхаков.

Әлеге мәкаләне язган арада аның «Агростартап» программасы буенча 2 миллион 916 мең сумлык грант отуы турындагы хәбәр дә килде. Чишмә районыннан грантка дәгъва итүчеләр өчәү булса да, нәкъ Альберт Ягъфәр улының проекты отышлы дип табылган. Альберт Исхаков «Агростартап» программасы буенча алган миллионнарын сарымсак үстерүгә тотачак. Грантны ул быел көздән үк тиешле максатта куллана алачак, ягъни сарымсак үстерү һәм эшкәртү өчен техника һәм кирәк-яраклар, орлык материалын һәм үстерелгән уңышны салу өчен тартмалар сатып алалачак. Чөнки табыш турыдан-туры орлык чималына һәм әзер уңышның кибет киштәләрендә ничек күренүенә дә бәйле.

Сарымсак үстерүгә – миллион
Сарымсак үстерүгә – миллион
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас