

«Ул шәфкать туташлары эшен тиешенчә оештыра, һөнәри эшчәнлегендә барлык мәсьәләләрне дә җиренә җиткереп, дөрес хәл итә. Кул астында эшләгән хезмәткәрләргә карата игътибарлы, ярдәмчел, һәркем белән уртак тел таба, коллектив өчен җан атып тора», – диләр аның турында хезмәттәшләре.
«Һөнәрем турында хыялланмадым, балачактан табиб булып уйнарга яраттым. Уенчыкларга да, урамда үзем белән уйнап йөргән балаларга да «уколлар» ясый идем. Эшемне дөрес сайлаганмын, дәвалау процедураларыннан соң пациентларның терелүен һәм бәхетле йөзләрен күрсәм, күңелем була. Эшең нидән гыйбарәт дип сорасагыз, уйлап та тормыйча – авыруны күрү, ишетә белү, ярдәм итү, дип җавап бирә алам.
Гаиләм зур, әти белән әнине дә үзем карыйм. Балалар үсеп килә, кул арасына кереп ярдәмләшә башладылар инде, һәркайсының үз шөгыле бар. Алар белән бик җылы мөнәсәбәттәбез, мин аларга дус, һәм бу аеруча кыйммәткә ия», – ди Елена Александровна.
Медицина хезмәткәрләре арасында үткәрелгән «Безнең заман герое» бәйгесендә җиңүче буларак, Елена Ильинага «Арт ФИТНЕС» клубына бер айга абонемент тапшырылды. Ул безне әлеге мөмкинлектән бик теләп файдаланачагына ышандырды.
Елена Ильина бәйгедә җиңүе турындагы яңалыкны ишеткәч, үз эшенең файда китерүенә һәм тирә-юньдәгеләрнең моны бәяләвенә инанган. Хәзер ул медицина хезмәткәрләренең республика бәйгесендә катнаша һәм сез гәзитнең «ВКонтакте» битендә түбәндәге ссылка буенча аның өчен тавыш бирә аласыз: https://vk.com/rodnikplus.