

Әлеге авылга 1929 елда Абрай авылында яшәүчеләр нигез салган. Ул чорда бу урыннарда куе урман булган, халык зур агачларны йорт-кура төзү өчен кискән, яшь имәннәр генә утырып калган. Шул заманнардан бирле алар да зур булып үскәннәр, карт имәннәр авыл халкын салкын җилләрдән һәм эссе кояш нурларыннан саклый.
Бүгенге көндә бу авылда 42 йортта 68 кеше яши, терлекчелек белән шөгыльләнүче – сыер маллары һәм атлар асраучы берничә гаилә бар, әмма күбесенчә пенсионерлар яши. Шуңа карамастан, авылдагы эшләрне алып барырга – тирә-юньне, зиратны җыештыруны оештырырга, авыл Советыннан килгән яңалыкларны җиткерергә, су белән тәэмин ителешне күзәтергә кирәк. Боларның барысы белән авыл старостасы Вәзит Богданов шөгыльләнә. Кайчакта балалары аңа, бу эш сиңа нигә кирәк инде, яшьрәкләр эшләсен, дисә дә ул башкача булдыра алмый.
Вәзит Солтан улы – үз авылында гына түгел, ә бөтен авыл биләмәсендә хөрмәтле кешеләрнең берсе. Аның картәтисе, Шиһап Богданов, Кызылгыга нигез салучыларның берсе булган. Вәзит Солтан улы да 1941 елда шул авылда дөньяга килгән.
– Әти сугышка киткәндә миңа нибары бер ай булган. Әнинең кулында өч бала калганбыз. Әти сугышның башыннан азагына кадәр фронтта булган, 1945 елның декабрендә генә туган якка әйләнеп кайткан. Без зур гаиләдә үстек, сугыштан соң әти-әнинең тагын дүрт баласы туган. Безне кечкенәдән эшкә һәм җаваплылыкка өйрәтеп үстерделәр. Ляхово училищесын тәмамладым, өч ел армиядә хезмәт итеп туган авылыма кайттым һәм гомер буена «Коммунизм» колхозында механизатор булып эшләдем, – диде ул.
Намуслы хезмәте өчен ул «Мактау билгесе» һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән, БАССР Югары Советына депутат итеп сайланган. Тормыш иптәше Рәүзилә Нәби кызы белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. «Ата-ана турында беләсең килә, баласына кара», – ди халык мәкале. Богдановларның балалары да тормышта үз урыннарын тапканнар.
– Әти көннәр буе эштә булды, ул безне беркайчан да тиргәмәде. Дөрес эшләмәсәк, усал итеп карап кына куяр иде, шуннан соң нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен аңлый идек. Ул безне шулай тәрбияләде. Аны барысы да хөрмәт итте, кешеләр безгә һәрвакыт нинди дә булса үтенеч белән килә иде, шуңа күрә без, балалары, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык, – дип балачак хатирәләре белән уртаклаша аның кызы, Чишмә район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина.
Авылдашлары аның турында яхшы яктан гына сөйли. 90нчы елларда колхозлар бетерелгәч, авыл янында 100 гектар чамасы сөрелмәгән җир кала. Ул тракторын ремонтлый һәм басу буш калмасын өчен сөреп иген чәчә.
– Ул әле дә янгынга каршы чараларда – авыл читләрен сукалауда катнаша, чөнки Кызылгы урман читендә урнашкан, – ди Чувалкип авыл Советы биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов. – Аның белән эшләү җиңел, ул бик әдәпле һәм җаваплы кеше. Безнең авыл Советы биләмәсендәге башка старосталар да эшлекле һәм актив кешеләр. Абрай авылыннан Фәргать Гыйләҗев, Тәпәрештән Дамир Идиятуллин да яхшы сүзләргә генә лаек. Алар үзләрен авыл өчен җаваплы итеп тоя һәм авылдашлары өчен бик күп игелекле эшләр эшли.