Чишмэ
+18 °С
Облачно
Район кешеләре
15 Июля 2021, 05:08

Фәрит Иманголов: Бер-беребезгә үпкәләтерлек сүзләр әйтмәскә тырыштык

Чишмә районында 61 ел бергә гомер кичергән Иманголовлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Әлеге вакыйга уңаеннан Фәрит Якуп улы һәм Наилә Миңнулла кызы «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булдылар.

Фәрит Иманголов: Бер-беребезгә үпкәләтерлек сүзләр әйтмәскә тырыштыкФәрит Иманголов: Бер-беребезгә үпкәләтерлек сүзләр әйтмәскә тырыштык
Фәрит Иманголов: Бер-беребезгә үпкәләтерлек сүзләр әйтмәскә тырыштык
Фәрит Иманголов: Бер-беребезгә үпкәләтерлек сүзләр әйтмәскә тырыштык
Фәрит Иманголов: Бер-беребезгә үпкәләтерлек сүзләр әйтмәскә тырыштык

Медальне район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров тапшырды. Районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев, Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Караголов һәм гаилә хезмәте җитәкчесе Эльвира Яковлева аларны шул уңайдан җылы итеп котладылар.

Иманголовлар 1960 елда өйләнешкәннәр. Фәрит Якуп улы «Родина» колхозында тракторчы, соңрак, авыл хуҗалыгы техникумында белем алгач, агроном, соңгы 15 елда Караякуп мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшләгән. Наилә Миңнулла кызы гомер буена колхозда сыер сауган.

Зур кызлары Вәсилә әти-әниләренең хуҗалык алып барырга, балалар тәрбияләргә, эшкә йөрергә дә өлгерүен сокланып искә алды. Алар әле дә активлар, авыл һәм район тормышы белән кызыксыналар, оныкларын-туруннарын тәрбияләргә ярдәм итәләр.

Бриллиант туйларын билгеләп үткән парның горурланырлыгы бар. Алар тормыш авырлыкларына карамастан, мәхәббәтләрен саклап калганнар, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәер, алар балаларыбыз алтау, дип исәпли. Татар һәм башкорт халкында шундый гореф-гадәт булган – яшьләр өчен тәҗрибәлерәк гаилә пары – кыямәтлек ата-ана сайланган. Алар төпле киңәш биреп яңа гына гаилә коручыларга ярдәм иткәннәр. Иманголовлар Караякуп авылына күченеп килгән Яхиннар өчен кайчандыр кыямәтлек ата-ана кебек булганнар.

– Тормыш мәгънәсен аңларга, кешеләрне һәм якыннарыңны яратырга – димәк, кешечә яшәргә кирәк. Уртак тел табып тату яшәдек. Биш бала тәрбияләп үстердек, хәзер һәркайсының үз гаиләсе бар. Без бер-беребезгә үпкәләтерлек сүзләр әйтмәскә тырыштык, – дип бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклашты Фәрит Якуп улы.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале – Рәсәй Федерациясендә 2008 елда, Гаилә елында булдырылган иҗтимагый бүләк. Медальнең бер ягында ирле-хатынлы Петр һәм Феврония сурәтләнгән, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дигән сүзләр язылган. Гаилә – ул уй-фикерләр һәм эшләр бердәмлеге. Гаилә хезмәте җитәкчесе Эльвира Яковлева сүзләренә караганда, Чишмә районында 2010 елдан башлап 13 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаль алган. Аның белән бүләкләү тантанасы традиция буенча 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үтә. Әлеге медаль белән 25 елдан артык тату гомер кичергән гаилә парлары бүләкләнә.

Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас