Чишмэ
+11 °С
Облачно
Район кешеләре
6 Июля 2021, 04:31

Таһировлар республика дәрәҗәсендәге бәйгедә катнаша

Хөрмәтле әбунәчеләр, гәзит укучыларыбыз! Әйдәгез, якташларыбыз – Караякуп авылыннан Таһировлар гаиләсе өчен тавыш бирик. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Таһировлар республика дәрәҗәсендәге бәйгедә катнашаТаһировлар республика дәрәҗәсендәге бәйгедә катнаша
Таһировлар республика дәрәҗәсендәге бәйгедә катнаша

«Республика Башкортстан» гәзите төркемендә «Минем гаиләм» республика фотобәйгесенең финалы дәвам итә.

Караякуп авылыннан күп балалы Таһировлар гаиләсе анда безнең район вәкиле булып катнаша. Гаилә башлыгы Ирек Илгизәр улы «СтройМонтаж» җәмгыятендә – ташчы, Айгөл Әлфир кызы авыл биләмә-сендә белгеч булып эшли.

Аларның өч балалары бар – зурысы Илария 5нче сыйныфка күчкән, Самира 1 сентябрьдә икенче сыйныфка бара, ә кечкенә Сафия балалар бакчасына йөри. Таһировлар барысын да бергәләп һәм үз куллары белән эшләргә тырышалар. Җәй көннәрендә мөмкинлек булганда табигать кочагына чыгарга тырышалар, теннис уйныйлар, махсус рецепт буенча шашлык пешерәләр.

Туган көннәрне дә һәрвакыт гаилә белән билгеләп үтәләр, картәни-картәтиләрен, абый-апаларын чакыралар, шул рәвешле балаларга туганлыкның кадерен белергә өйрәтәбез, диләр Таһировлар.

Шуңа күрә «ВКонтакте» челтәрендә «Чишминская районная газета «Родник плюс» төркеме оештырган бәйгедә, аннары төбәктә үткән бәйгедә нәкъ аларның җиңү яулавы һәм финалга чыгуы очраклы түгел.

Республика дәрәҗәсендә Башкортстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 41 гаилә беренче урын алу өчен дәгъва иткән.

Хөрмәтле әбунәчеләр, гәзит укучыларыбыз! Әйдәгез, якташларыбыз – Караякуп авылыннан Таһировлар гаиләсе өчен тавыш бирик. Алар төп призга лаек! Әлеге гаилә өчен түбәндәге ссылка буенча кереп тавыш бирегез: https://vk.com/clubrbgaz?w=app7198399_-113823265. Безнең «ВКонтакте» төркемендәге биткә кереп тавыш бирү җиңелрәк: https://vk.com/rodnikplus.

Тавыш бирү 2021 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйге нәтиҗәләре буенча өч җиңүчегә төп бүләкләр тапшырылачак.

Беренче урын алган гаиләгә 10 мең сум күләмендә бүләк тапшырыла! Акча лаеклы кулланылыр дип ышанабыз. II һәм III урыннар алган гаиләләр 7 мең һәм 3 мең сум күләмендә акча алачак.

Таһировлар республика дәрәҗәсендәге бәйгедә катнаша
Таһировлар республика дәрәҗәсендәге бәйгедә катнаша
Читайте нас