Чишмэ
+15 °С
Облачно
Район кешеләре
6 Июля 2021, 04:34

Альберт белән фотосунар

Чишмә поселогында яшәүче якташыбыз Альберт Мостафин «Инстаграм»да һәм «Ютуб» каналында туган як табигате турында сөйли.

Альберт белән фотосунарАльберт белән фотосунар
Альберт белән фотосунар

– Фотосунар белән күптән түгел генә мавыга башладым. Мондый ау тыелмаган, ә иң мөһиме, хайваннарга бернинди зыян китерми. Бу уй ничек башыма килдеме? 2014 елда «Аленушка» балалар бакчасы янында аккошлар йөзүен белдем. Аларны якыннанрак күрү өчен бинокль сатып алырга булдым, аннан соң тәэсирләнеп, күргәннәремне төшереп алу өчен фотоаппарат сатып алдым – танышларым белән дә уртаклашасым килде. Аннары урман-кырларга чыгып та уңышлы кадрлар төшердем. Әлеге вакытта урманга атнага берничә тапкыр барырга тырышам, ә кышкы чорда, әлбәттә инде, һава шартлары сәбәпле атнага бер тапкыр гына баралам, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты блогер.

Ул фотоаппараты объективына район территориясендә яшәгән төрле җан ияләрен – кечкенә коңгызлардан алып кыр кәҗәләренә кадәр төшерә.

– Акрынлап, бу эш белән даими шөгыльләнәсем килүне аңлап, кыйммәтлерәк, хәтта зурайтып төшергәндә дә фоторәсемне бик төгәл ясарга мөмкинлек бирүче фотоаппарат сатып алдым. Ә бер ел элек аккаунт алып барырга, ватандашларыма туган ягыбыз табигате турында сөйләргә карар иттем. Блогымны «Альберт белән фотосунар» дип юкка гына атамадым, чөнки видеоязмаларны һәм фотосурәтләрне тамашачыларым да минем белән бергә фотосунарда булган кебек тәэссорат алырлык итеп төшерергә тырышам, – дип билгеләде ул.

Альберт үз блогының барлык «геройларын» торак пунктлар, шул исәптән Чишмә поселогы янәшәсендә таба, ягъни алар безнең белән бер тирәдә яшиләр. Аның сүзләренә караганда, урман-кырларда йөргәндә экологиягә карата нинди мөнәсәбәттә булуыбыз – кеше булган бар җирдә чүп-чар ятуына исе китә.

– Өйгә кайткач, видеоязмалар һәм фотографияләр белән эшләргә утырам, җәнлекләр, кошлар турында мәгълүмат табам, аларның гадәтләрен һәм үз-үзләрен тотышын өйрәнәм, аннан соң гына язманы социаль челтәргә урнаштырам. Кайда һәм нинди җәнлек күрүем турында көндәлек алып барам, анда үзем өчен кирәкле мәгълүмат язам. Саф һавада йөрергә чыкканда да фотоаппаратны кулымнан төшермим, чөнки кайчан кызыклы кадр булачагын белмисең. Мәсәлән, күптән түгел ярты сәгать тырышканнан соң ысылдавык кошны фотога төшерә алдым. Бу безнең район территориясендә яшәүче алты төр тукранның берсе. Кайвакыт безнең районда үзем белмәгән яки сирәк очраган кошларны да күрәм. Аларны төшереп алырга һәм якташларыма да күрсәтергә тырышам, – дип сөйләде ул.

Безнең тирә-яктагы мохитнең кечкенә генә бер өлешен, янәшәбездә яшәүчеләрнең күптөрлелеген һәм матурлыгын күрергә телисезме? Ул очракта «Инстаграм»да яки «Ютуб»та «Фотоохота с Альбертом» дигән каналны эзләп табыгыз һәм дөньяга талантлы фоторәссамның фотообъекты аша карагыз. Ышаныгыз – бу бик кызыклы!

Альберт белән фотосунар
Альберт белән фотосунар
Читайте нас