Мөнирәнең әтисе сугышка кадәр үк умарталар тоткан, сугыш башлану белән җиде баласын калдырып, фронтка киткән. Аңа туган якка әйләнеп кайту насыйп булмаган. Әниләре, авылның башка хатын-кызлары кебек үк, колхоз кырларында, ел әйләнәсенә фермада эшләгән, шуңа күрә бал кортларын карарга вакыты калмаган, умарталарны әтисе яклап туганнары алып киткән.
1970нче елда Садыйковларның яшь гаиләсе ике умарта сатып ала. Умартаны күпләп асраган еллары да була, әмма хәзер, яшь барган саен, корт карау елдан-ел авырлаша, әлеге вакытта 83 яшьлек Мөнирә Садыйкованың дистәдән артык кына умартасы бар.
– Бал кортларыбыз эшчән, көчле корт илләре бар, без кышкылыкка кортларга балны җитәрлек күләмдә калдырабыз. Аларны эшсез тотарга ярамый. Иң мөһиме – бал кортларын ярату, барлык эшләрне дә ел фасылына карап үз вакытында башкару. Бал кортлары чисталык ярата. Умарталарны иртә язда тазартам, юам һәм киптерәм. Безнең якларда умарта тоту өчен шартлар бар – тирә-якта чәчәкле болыннар күп, ничек бал кортлары асрамыйсың инде.
Мин умарталарның гадәттәгедән зуррак булуына игътибар иттем.
– Безнең якта сазлы урыннар күп, умарта өе төзеп булмый, шуңа күрә ирем салкыннан саклау өчен умарталарны калын идән тактасы белән тышлады, – дип аңлатты Мөнирә апа.
Умартачылык – бал, балавыз, чәчәк серкәсе һәм башка кыйммәтле продуктлар җитештерүнең мөһим чыганагы. Аларның барысы да файдалы, дип исәпли Мөнирә апа. Буыннары, билләре авырткан, салкын тидергән таныш-белешләре тома балавыз (прополис), кипкән бал корты сорап аларга киләләр.
Мөнирә апа умарталарны чит бал кортлары һөҗүменнән һәм агулы химикатлардан саклауның серен белә, соңгысында басуларны эшкәртү көннәрен алдан белергә кирәк.
Мөнирә апа бер минут та тик тормый, бәйләргә, рәсем төшерергә, чигәргә ярата, сарык йоныннан һәм кәҗә мамыгыннан җеп эрли. Сыр һәм корот ясый. Алар ире белән бергә бик күп гәзит-журналларга язылалар.
70–80нче елларда ул хәтта район гәзитенең авыл хәбәрчесе дә булган. Тормыш иптәше, 85 яшьтә булуына карамастан, машина йөртә.