Чишмэ
+29 °С
Облачно
Район кешеләре
16 Мая 2021, 05:15

Чишмәлеләр горурлык белән искә ала

6 майда Социалистик Хезмәт Герое, Чишмә районының шәрәфле гражданины Рәис Асаевка, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде.Шул уңайдан Чишмә районы хакимиятенең зур залында Рәис Бәдгетдин улының туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре белән очрашу булып узды.

Ул 1931 елның 6 маенда Башкорт ССРның Благовар районы Камышлы авылында дөньяга килгән.
Рәис Бәдгетдин улының хезмәт юлы үсмер чагында ук башланган. Бөек Ватан сугышы чыккач, әтисе дүрт баласы белән хатынын калдырып, фронтка киткән. Ун яшьлек малайга терлекче, ат караучы һәм көтүче дә булып эшләргә туры килгән.
1951–1955 елларда Рәис Асаев Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан. Арытаба яшь егет Яңа-Уфа нефть эшкәртү заводына электромонтер булып урнаша, соңрак «Уфаэлектросетьстрой» трестында электрик булып эшли.
Ә 1962 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Чишмә авылына эшкә килә, «Луч» колхозына баш агроном итеп билгеләнә.
– 1965 елның февралендә ул әлеге колхозның рәисе итеп сайлана. Күпләр аның «Луч» колхозында озак еллар уңышлы эшләвен белә, ул Чишмә авылын төзекләндерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм спорт проектларын тормышка ашыруга булышлык итүе белән дә халык хәтерендә калды. Колхоз рәисе, беренче чакырылыш Рәсәй Федерациясе Федераль Җыелышның Дәүләт думасы депутаты вазифасында нәтиҗәле хезмәте белән Чишмә районы һәм поселогы өчен күп эшләр башкарды. Халык аның авыр вакытларда Рәсәй аграр берлегенең җитәкче органнарында һәм Рәсәй аграр партиясендә актив эшләвен дә хәтерли, – диде Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.
Ул таләпчән һәм тырыш җитәкче генә түгел, ә үрнәкле гаилә башлыгы һәм балаларының яраткан әтисе дә була.
– Аңардан киңәш һәм ярдәм сорап өйгә килүчеләр дә күп булды. Ул беркемне дә кире бормады, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышты. Ә тагын да ул иҗади кеше иде, җырлар, шигырьләр яратты, – дип сөйләде аның турында тормыш иптәше Резида Асаева.
1990 елның 26 июнендә СССР Президенты Михаил Горбачев Башкорт АССРы Чишмә районының «Луч» колхозы рәисе Асаев Рәис Бәдгетдин улына Социалистик Хезмәт Герое исемен бирү турындагы Указга кул куя, ул авыл хуҗалыгы производствосында югары нәтиҗәләргә ирешүе һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүе өчен Ленин ордены һәм алтын «Урак һәм чүкеч» медале белән бүләкләнә.
Эшләгән чорында ул бик күп бүләкләргә лаек була, әмма иң кадерлесе – аның турында җылы сүзләр һәм горурлык белән искә алучы якташларының хөрмәтедер, мөгаен.
Очрашу ахырында музейда Рәис Асаевны искә алу кичәсе үтте, ул яраткан җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Читайте нас