Чишмэ
+25 °С
Облачно
Район кешеләре
12 Мая 2021, 08:47

Әтинең хыялын тормышка ашырдык

Якташларыбыз Зөлфирә һәм Резеда Якуповалар Калуга өлкәсенең Думинич районы Буда авылында урнашкан мемориалга – картәтиләре җирләнгән урынга барып, аның туган авылыннан алып килгән бер уч туфрак салганнар.

– Без сәфәребезне 2020 елга планлаштырган идек, ләкин коронавирус сәбәпле кичектерергә туры килде. Һәлак булучылар исемлегендә картәтиемнең фамилиясен тапкач, дулкынланудан йөрәгем кысылып куйды. Туганнар каберлеген кадерләп караучы авыл халкына рәхмәт әйтәсебез килә, – ди Зөлфирә Фәрит кызы.
Чишмә авылыннан фронтка алынган Хәйбрахман Байбуринның каберен улы Фәрит эзли башлаган. 1965 елда ул «Пионерская правда» гәзитенә Буда авылында яшәүчеләрнең аңа хат язуын үтенеп мөрәҗәгать итә. Алар белән язышып, әтисе фами-лиясенең һәйкәлдәге исемлектә булуын белә, әмма Смоленск өлкәсенә (элек бу авыл шул өлкәгә керә) әтисе каберенә бара алмый. Сугыш елларында Буда авылы янында каты алышлар барган. Немецлар аны 1941 елның октябрь башларында басып алганнар. Авыл халкын Палики станциясенә куганнар, тәүдә Брянский концлагерена, аннары Эстониягә озатканнар. Совет солдатлары авылны 1943 елның июлендә генә азат иткәннәр. Өлкән сержант Хәйбрахман Байбурин шул урыннарны азат итүдә катнашкан, артиллерия расчеты командиры булган һәм 1943 елның 14 июлендә Думинич районының Марьинка авылы янында һәлак булган, аны бу авыл янында җирләгәннәр, ә 1955–1956 елларда Марьинка, Марьинский Завод, Палики, Средний, Усадьба, Усты, Халелевка авылларындагы ялгыз һәм зур булмаган туганнар каберлекләрендәге совет сугышчыларының җәсәдләре Буда авылына күчереп янәдән җирләнгән. 1956 елда уртак кабергә һәйкәл куелган. Биредә Кызыл Армиянең 1200 сугышчысы күмелгән. 44 солдатның исеме әле булса билгесез булып кала, эзләү эшләре дәвам итә.
– Калугага самолет белән очтык, Сухиничи шәһәренә һәм Думиничи районына кадәр автобуста, аннары Буда авылына такси белән бардык. Юлда изге күңелле, ярдәмчел кешеләр очрады. Халык сугышны хәтерли, һәрберсе үз тарихын сөйли. Безне мемориалга кадәр илткән таксист әтисенең үсмер чагында Эстония концлагерена озатылуы, аннан качып китүе, бу урыннарда партизан булып йөрүе, аннары сугыш азагына кадәр артиллерист булуы турында сөйләде. Без Сухиничидан Будага кадәр барганда юл буендагы урман читләрендә тоташ умырзаялар чәчәк атып утыра иде. Биредә хәтта табигать тә Туган ил азатлыгы өчен каны түгелгән сугышчыларга ел саен рәхмәт белдерә кебек. Юл буенда очраган барлык торак пунктларда да шул дәһшәтле еллар геройларын хәтерләтүче обелисклар тора. Һәркем ата-бабаларының каберен тапсын һәм алар турында онытмасын иде, дип телим. Аларны илнең барлык китапханәләрендә булган «Хәтер Китабы» ярдәмендә һәм «Мемориал» сайтында табып була, – диде Ярми авылы китапханәчесе Зөлфирә Якупова.
Читайте нас