Чишмэ
+15 °С
Облачно
Район кешеләре
2 Мая 2021, 10:04

Вафатыннан соң орден бирелде

Ил Президенты Владимир Путин Чишмә поселогында яшәгән якташыбыз Радик Әсфәндияровны вафатыннан соң бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Ул COVID-19га каршы көрәшкә зур өлеш кертте, беренчеләрдән булып ирекмән булырга теләк белдерде, авыруларга азык-төлек һәм дарулар ташыды. Әмма мәкерле авыру аны аямады һәм гомерен өзде. Бу турыда «Чишмә» гәзите дә язып чыкты. Радикның ике баласы һәм яраткан хатыны калды.
28 апрельдә Любовь Әсфәндиярова республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин кулыннан иренә тәгаенләнгән орденны алды.
– Гаиләбез зур югалту кичерде. Радик волонтерлык ярдәме кирәклеге турында белгәч тә, беренчеләрдән булып бу эшкә алынды, – диде Любовь.
Эшләгән дәвердә ул район халкы үтенече буенча 100 тапкырдан артык ярдәмгә барган.
Александр Сидякин ак халатлы кешеләр белән эшләүче, шулай ук азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче барлык волонтерларга рәхмәт белдерде.
Читайте нас