Чишмэ
+15 °С
Облачно
Район кешеләре
22 Апреля 2021, 06:02

Тормыш күркәм гамәл белән матур...

Арслан авылында яшәүче хезмәт һәм сугыш ветераны Рәкыя Мөхетдинованың 95 яшьтә булуына ышанасы да килми – зиһене яхшы, килеш-килбәте белән генә түгел, эшләгән эшләре белән дә күркәм кеше ул.

Рәкыя апа гомер буена җиңел булмаган укыту эшчәнлегеннән тыш, тирә-ягында матурлык тудыру белән дә шөгыльләнгән – укучыларына һәм Арслан авылы халкына үрнәк күрсәтеп төрле чәчәкләр һәм җиләк-җимеш агачлары үстергән. Ул әле дә бакчада эшләргә ярата, өендә дә бүлмә гөлләренең һәрберсе диярлек чәчәк атып утыра, борыч, помидор, баклажан үсентеләре утырткан, өе ялт итеп тора. Тагын бер яраткан шөгыле – китап уку, 95 яшендә булса да күзлексез укый!
– Мин 1926 елда Ырынбур өлкәсендәге Алексеевский районының Әсәкәй авылында дөньяга килгәнмен. Әти-әнием ятим үскәннәр, үз көчләренә генә таянып яшәгәннәр, безне дә шулай тәрбияләделәр. Берәр эшкә алынсаң, җиренә җиткереп эшләргә кирәк, шул чакта гына уңышка ирешеп була, дип өйрәттеләр. Алар әтигә 25, әнигә 15 яшь булганда өйләнешкәннәр. Әти Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, әсирлектә булган һәм Европаны үтеп 1922 елда, җиде ел үткәннән соң гына туган якка кайткан. Әни 16 яшендә кулына бала тотып калса да иренең сугыштан кайтуын көтеп алган. Алар, безнең яктагы кешеләрнең күбесе кебек, кирпеч ясау белән шөгыльләнделәр. Су ташуым, абыйның балчык китерүе, аны бергәләп басуыбыз, әнинең формага салуы истә. Көненә 500әр кирпеч ясый идек. Мин җиденче сыйныфны тәмамлагач сугыш башланды. Укудан тыш, колхозда хисапчы булып эшләдем – математика фәнен башлангыч сыйныфлардан ук ярата идем. Олы яшьтә булганга күрә әтине хезмәт армиясенә алдылар, – дип сөйләде үз гаилә тарихы турында Рәкия Хөснетдин кызы.
Ул, ничек кенә авыр булмасын, укуын дәвам итәргә була һәм укытучылар институтының физика-математика факультетында белем ала, аны тәмамлаганнан соң математика укыта башлый. Гомер юлы 1953 елдан бирле Чишмә районы белән бәйле, аны тормыш иптәше – сугыштан кайткан фронтовик, үзе кебек «фәннәр патшабикәсе» мөгаллиме Салих Камалиев белән бергә Арслан мәктәбенә эшкә чакыралар. Ул чорда биредә районның сигез авылыннан килеп балалар белем ала. Рәкыя Хөснетдин кызы белән Салих Илал улы районда беренчеләрдән булып сыйныф бүлмәсен җиһазландырып кабинет системасы булдыралар, район укытучылары гына түгел, республика буенча мөгаллимнәр килеп аларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнә.
Алган бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары арасында «мактауга лаеклы эш һәм тәрбия өчен», «уку елын 100 процент өлгереш белән тәмамлаган өчен», хәтта «колхоз тормышында актив катнашкан өчен» бирелгәннәре дә бар. Ул елларда укытучыларны урак чорында ындыр табагында, колхоз басуларында һәм агитатор итеп тә эшкә җигәләр.
– Укучыларыбыз мәктәпне тәмамлагач югары уку йортларында белем алдылар, карьера ясадылар, күбесе җаваплы хезмәткәрләр булдылар, – ди Рәкыя Хөснетдин кызы горурлык белән.
Кырык елга якын стажы булган укытучы, сугыш һәм хезмәт ветераны тормыш иптәше белән бергә өч бала, оныклар тәрбияләп үстергән, әле дә актив тормыш белән яшәвен дәвам итә.
Читайте нас