Чишмэ
+17 °С
Облачно
Тат
Рус
Район кешеләре
17 Апреля 2021, 10:06
Тигез картлык насыйп итсен
Шушы көннәрдә Чишмә районыннан тагын бер пар бриллиант туйларын – 60 ел бергә гомер кичерүләрен билгеләп үтте.
ЗАГС бүлеге начальнигы Альфира Мохкулова Чишмә авылыннан Рифкать һәм Рәшидә Собханкуловларга бүләкләр һәм республика Башлыгы Радий Хәбировның котлау хатын тапшырды. Чишмә авыл Советы биләмәсе башлыгы Әкрам Туктаров та аларга сәламәтлек һәм актив озын гомер теләп җылы сүзләрен җиткерде.
Собханкуловларны язмыш ерак Сталинабад (хәзерге Дүшәнбе) шәһәрендә очраштырган. Рифкать абый Чишмә авылында туып-үскән, Таҗикстанда авиация полкында хезмәт иткән. Мәхәббәтен очраткач шул якларда калырга уйлаган. Ә Мәскәүдә туып-үскән Рәшидәне ачлык елларда әнисе үзбәк гаиләсенә асрамага биргән булган. Соңрак ул тегү фабрикасына эшкә урнашкан. Аларны Рәшидәнең дус кызы Милә таныштырган.
– Балачагым авыр булды, кияүгә чыккач тормышым җайланып китте, башта баракта торсак та әйбәт яшәдек, – дип искә ала Рәшидә апа. – Рифкать шәһәрдә электр челтәрләр оешмасында эшләде, күп тә үтми аңа ике бүлмәле фатир бирделәр. Иремне эшендә һәрчак хөрмәт иттеләр. Үзем дә фабрикада активист булдым, 36 ел шунда эшләдем. Ирем белән бик тату гомер иттек. Ул мине кадерләп, яратып яшәде. Ул һәм кыз үстердек. Кызыбыз Наилә гел булышып тора, улыбыз авариядә һәлак булды.
СССР таркалганнан соң, 1992 елда Таҗикстанда гражданнар сугышы башлана. Алышлар 1992 елның августыннан 1993 елның июленә кадәр дәвам итә. Сугыш башланган чорда качаклар саны 132 меңгә җитә. Собханкуловлар да шул чорда гаилә башлыгының туган ягына кайтып төпләнәләр. Чишмәдә яши башлауларына утыз ел. Парлы булганда барлык кыенлыкларны да җиңеп була, дип саный алар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"