Чишмэ
+14 °С
Облачно
Район кешеләре
12 Апреля 2021, 05:15

Бишкәҗә авылыннан аэродинамика профессоры

12 апрельдә дөньяда кешелек тарихындагы юбилей дата билгеләп үтелә, чөнки 1961 елда бу көнне Юрий Гагарин «Восток» кораблендә беренче тапкыр галәмгә юл сала.

Ачыклануынча, тумышы белән Бишкәҗә авылыннан булган якташыбыз беренче космонавт белән шәхсән таныш булган. Полковник, техник фәннәр докторы, профессор, Авиация фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы, очу аппаратлары аэродинамикасы өлкәсендәге галим Фәнгали Ганиев 1933 елның 20 июнендә Бишкәҗә авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән.
Гагаринның галәмгә очуын һәм аның белән очрашу көнен ул менә ничек искә ала:
– 1961 елның 12 апрелендә мин, ул вакытта өлкән лейтенант-инженер, Ерак Көнчыгыштан Фирганәгә ялга килгән идем, анда профессор Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясен тәмамлаганнан соң Тын океан флоты авиация частьларының берсендә хезмәт иттем. Шәһәрдә йөргәндә бортына кеше утырган «Восток» корабының галәмгә очуы турында ТАСС хәбәрен ишеттем. Ул вакытта урамда адым саен репродукторлар эленеп тора иде.
Кеше галәмдә! Миңа, авиация инженерына, галәм киңлекләренә бу ыргылышның ни икәне яхшы мәгълүм. Иң кыю хыялларда, ерак киләчәктә генә мөмкин булыр, дип уйлаган вакыйга чынга ашты. Юрий Алексеевич Гагарин, Җир планетасының беренче космонавты, халыкның кумирына әйләнде, елмаюы белән хатын-кызларны гына түгел, бөтен дөньяны әсир итте. Урамнар, парклар, мәйданнар, мәдәният сарайлары, корабльләр аның исеме белән аталды. Ул елда туган һәр малайга диярлек Юра исемен куштылар.
Шәхсән мин Гагаринны кыю гына түгел, ә илаһи бер кеше буларак кабул иттем. Ул вакытта алты елдан соң аның белән очрашырмын, дигән уй башыма да килмәде.
1967 елда Хәрби-һава инженерлар академиясе каршындагы адъюнктурага (аспирантураның хәрби аналогы) укырга кердем. Ул вакытта анда бөтен дөньяга танылган Юрий Гагарин, Герман Титов, Андриян Николаев, Павел Попович, Валерий Быковский, Алексей Леонов белем ала иде.
Баш конструктор Сергей Королев тәкъдиме буенча барлык космонавтлар да академиядә лекция тыңлый иде.
Космонавтлар Һава-галәм аппаратын комплекслы эшкәртү темасы буенча диплом эшләре яздылар. Юрий Гагарин, мәсәлән, аэродинамика һәм динамика, Герман Титов – көч җайланмасы буенча. Юрий Алексеевич белән Герман Степанович иптәшләреннән алдарак эшләделәр һәм аларга аерым бүлмә бирелде. Без, адъюнктлар, космонавтлар белән күршедә эшләдек һәм алар белән еш аралашырга туры килде. Диплом проектларын әзерләүгә керешкәч, бу аралашу эшлекле төсмер алды. Без аларга консультация бирдек, кулыбыздан килгәнчә ярдәм иттек.
Әйткәндәй, бу хакта «Сверхновая» журналында (№39–40, 2006 ел) Лариса Михайлова да яза: «Гагаринга кафедра адъюнктлары А. А. Губчик, М. И. Ништ һәм Ф. И. Ганиев булыштылар, аның белән әңгәмәләшә алдым. Әлеге вакытта Фәнгали Исламгали улы профессор, техник фәннәр докторы, отставкадагы полковник, ул елларда ЭВМ кулланып аэродинамик хисап белән шөгыльләнгән».
– Юрий Алексеевич үзенең эш көнен гадәттә безнең бүлмәдән башлый иде. Кайчагында дәресләрдән соң керә, ул вакытта сөйләшеп утырулар соңга кадәр сузыла. Ул үзенә хас булган эчкерсезлек белән сәфәрләре, очрашуларга баруы турында сөйли торган иде. Без, адъюнктлар, барыбыз да Юрий Алексеевич белән фотога төшәргә теләдек. Тик эштәге режим буенча академиягә фотоаппарат алып бару, өстәвенә, нәрсә дә булса төшерү тыела иде. Тик кемнеңдер башына шәп уй килде: академиядә штаттагы фотограф Сидорин бар, менә аның белән сөйләшсәң булыр иде! Шулай килештек. Юрий Алексеевичны үгетләргә туры килмәде. Башта ул барыбыз белән бергә, аннары һәркем белән аерым фотога төште. Соңыннан һәр фотокарточкага автографын куйды, – дип сүзен дәвам итте Фәнгали Исламгали улы.
Бүгенге көндә Фәнгали Исламгали улы зур гаиләсе белән Мәскәүдә яши – дүрт баласы, сигез оныгы һәм туруны бар.
Аның 230га якын фәнни хезмәте бар. Ул ун кандидат һәм бер техник фәннәр докторы әзерләгән галим. Чишмә музеенда аның турында альбом саклана һәм музей хезмәткәрләре теләге булганнарны Бишкәҗә авылында туып-үскән аэродинамика профессоры Фәнгали Ганиев белән видеоочрашуга чакыра.
Читайте нас