Чишмэ
+27 °С
Облачно
Район кешеләре
10 Апреля 2021, 12:48

Икмәк табынга куелганчы...

Билгеле булуынча, икмәк табынга куелганчы озын юл үтә, игенче кырык кат тир түгә.Хәзерге заманда авыл хуҗалыгында эшләү, иген үстерү өчен югары технологияле машиналар уйлап табылган, алар белән квалификацияле механизаторлар идарә итә.

Әлеге вакытта аграрчылар язгы чәчүгә техника әзерләү һәм ремонтлау белән мәшгуль. «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең машина-трактор паркында да эш кайный.
Механизаторлар Рамил Бакиев һәм Андрей Комолкин үзәк остаханәдә хезмәттәшләренә двигатель ремонтларга ярдәм итәләр.
– «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә 2005 елның февраленнән бирле эшлим, – диде Рамил Бакиев. – 48нче һөнәрчелек училищесын (хәзер Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы) тәмамладым. Армиядән кайткач шофер булып эшкә урнаштым. Юл ремонтлау-төзү идарәлегендә эшләдем, аннары бирегә урнаштым. Чәчү, игеннәрне эшкәртү, шикәр чөгендерен казып алу белән шөгыльләнәбез. Ремонт эшләре бездә гыйнвар-февральдә, шикәр чөгендерен заводка ташу тәмамлангач та башлана. Әлеге вакытта чәчү агрегаты басуга чыгарга әзер. Сервис хезмәтен генә көтәбез – чәчкечне көйләргә кирәк. Техниканы үзебез дә ремонтлыйбыз, кайвакыт сервис хезмәт тә килә.
– Рамил Бакиев хезмәт сөючәнлеге һәм эшкә җаваплы карашы белән аерылып тора, – диде аның турында «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе управляющие Марс Фәйзуллин. – Ул һәр эшне күңел биреп башкара, гадел, басынкы, кулыннан эш килә торган кеше.
Механизатор Бакиевны гаиләсендә бер ул һәм кыз тәрбияләүче үрнәкле гаилә башлыгы буларак та беләләр.
Әйтергә кирәк, Рамил игенчеләр нәселеннән. Әтисе дә, картәтисе дә механизатор булганнар, ул да аларның һөнәрен сайлаган.
Хәзерге заманда мәгълүмати технологияләрне белмәгән механизаторны күз алдына да китереп булмый. Чөнки авыл хуҗалыгы машиналарының күбесе компьютер белән идарә ителә, заманча тракторчының хезмәте дә элеккегедән нык аерыла.
– Быел мин «Нью-Холланд 7» тракторында эшлим, – диде Рамил Миңнекамил улы.
Бу заманча техника, анда климат-контроль, рессорлы кабиналар, башка уңайлыклар, хәтта музыка тыңларга мөмкинлек бар. Эш барышында GPS-навигация кулланыла – трактор буразна буенча хәрәкәт итә, ә тракторчы эш барышын күзәтә.
– Кадрларга кытлык юк. Аграр колледж тәмамлаган, механизатор һөнәрен аңлы рәвештә сайлаган яшьләр эшкә килә. Хәтта гаиләләре белән эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, бертуган Комолкиннар, әтиле-уллы Ибраһимовлар – Альфред һәм Руслан. Сүз уңаеннан, бездә Руслан Ибраһимовның тагын ике кардәше эшли, – диде Марс Флүр улы.
– Чишмәдә һөнәрчелек училищесын тәмамладым, 12нче ел механизатор булып эшлим, – диде аның сүзләрен раслап яшь механизатор Руслан Ибраһимов. – Барлык авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүгә категорияләрем бар, «Джон Дир»да эшлим.
– Заманча агропредприятиеләргә нәкъ менә шундый югары квалификацияле хезмәткәрләр кирәк. Бүген «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә филиалында 62 механизатор эшли. Чәчү чорында предприятиедә Башкортстан агросәнәгать колледжының 15 студенты практика үтә, алар киләчәктә бездә эшләр дип уйлыйм, – диде кадрлар буенча белгеч Гөлнара Гайнуллина.
Читайте нас