Әлеге вакытта бу бәйрәмнең максаты тигезлекне раслау түгел, ә яз, хатын-кыз матурлыгы, аны ихтирам итү, наз, рухи зирәклек көне, дип исәпләнә. Гүзәл затлар эшләгән күп кенә тармакларны санап китәргә була, әмма ул, барыннан да элек, әни һәм хатын.
Ә күп балалы ана булу – биш тапкыр бәхет, дип исәпли Чишмә поселогында яшәүче биш бала анасы Аида Кудиярова.
Алар тормыш иптәше белән бергә өч ул һәм ике кыз үстерәләр. Рәсәй Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең БР буенча идарәлегенең 1нче тикшерү изоляторы федераль казна учреждениесендә, ягъни Уфадагы тикшерү изоляторында бергә эшләгәннәр, Аида – инспектор, ә тормыш иптәше бүлек начальнигы булган.
Әлеге вакытта Аида бәләкәй кызларын карау буенча декрет ялында. Ул Чишмә кызы, ә Серик Кырмыскалы районында туып-үскән.
– Ике кызыбыз һәм өч улыбыз бар. Зур кызыбыз Валерия мәктәпне уңышлы тәмамлап, әлеге вакытта М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, улларыбыз Эдгар белән Эдвард мәктәптә укый, Эмирга – биш, ә кечкенә Ясминәгә ике яшь.
– Барысына да ничек өлгерәсез?
– Әле мин декрет ялында. Эшләгән вакытта әниләребез ярдәм итте. Әнием поселокта яши, иң зур ярдәмчебез, телефоннан шалтырату белән килеп җитә. Өстәвенә, балалар күбрәк булган саен, тәҗрибә дә арта. Беренче бала белән нәрсә эшләргә дә белмисең. Икенче һәм өченче бала туганнан соң сабыйга нәрсә кирәклеген аңлыйсың, ә дүртенче һәм бишенчесенең теләкләрен һәм ихтыяҗларын алдан белеп торасың. Шулай ук зур гаиләдә балалар да җитди, мәрхәмәтле булып үсә. Зурлары кечкенәләр турында кайгырталар, алар, үз чиратында, йомшак телләнеп һәм назланып кәефне күтәрәләр һәм шатлык бүләк итәләр. Зур кызыбыз ашарга пешерә, өй җыештыра һәм туганнарын юындыра. Эдгар, белгеч кебек, Ватаныбызда җитештерелгән һәм чит ил машиналарын яхшы белә. Машина сатып алганда, аның белән киңәшләштек. Ул двигательнең куәте, машиналарның комплектациясе турында да сөйли. Икенче улыбыз Эдвард футбол ярата. Эмир әлегә абыйлары артыннан кабатлый.
Өйдә мәшәкатьләр җитәрлек, әмма үзем өчен дә вакыт табарга тырышам. Табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Палаткалар куябыз, балаларга болай күңел ачу бик ошый. Серикның әнисе Кырмыскалы районында яши. Аның янына да кайтып йөрибез.
– Гаиләгездә тагын нинди гореф-гадәтләр бар?
– Бергәләшеп туган көннәрне, башка бәйрәмнәрне үткәрәбез. Бер-беребезгә бүләкләр бирәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз, планнар корабыз. Аннан әниләребезгә кунакка барабыз. Аларны бәйрәм белән котлыйбыз. Балаларга нинди үрнәк күрсәтәсең, алар да үз гаиләләре булгач шулай эшләр, безгә карата да яхшы мөнәсәбәттә булырлар, дип уйлыйбыз. Гаиләбездә ирем – хуҗа, барлык мөһим карарларны ул кабул итә. Серик – ярдәмчем һәм таянычым.
– Тормышыгызда нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?
– Юк. Ана булу – ул бәхет һәм шатлык. Тормышымны гаиләм-нән һәм балаларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Бервакыт ирем балалар белән әнисе янына кайтып китте, ә мин өйдә калдым, икенче көнне эшләр буенча каядыр барырга кирәк иде. Аларны озатканда, балалар өйдә булмагач эшләрне тынычлап башкарырмын, дип уйладым. Ә алар чыгып китүгә күңел төшенкелегенә бирелдем, бушлык биләп алды. Шулкадәр моңсу булды! Гаиләм – минем шатлыгым һәм бәхетем.
2020 ел ахырында Аида Кудиярова «Ана даны» медале белән бүләкләнде.