Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
3 март 2021, 14:25

Бар булмышы белән укытучы

Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәмендә хакимият башлыгы Ришат Мансуров чаңгыда катнашучылар арасында иң өлкәне булган Риза Вәлиевны сәхнәгә чакырып чыгарды һәм аны 93 яшьлек юбилее белән котлады.

Ветеран сәхнәгә йөгереп диярлек менде, залда утыручылар аңа исләре китеп карап торды.
Риза Нурлый улы мактауга лаек кеше – ул сәламәт һәм актив тормыш рәвеше алып бара, 93 яшендә машина йөртә, чаңгыда йөри, бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә, сәяхәт итәргә ярата һәм ел саен диңгездә ял итә. Ул һәрвакыт үзенә шөгыль тапкан – рәсем һәм фотога төшерү белән шөгыльләнгән. 46 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Ул һәрвакыт «Педагог булу – үзеңнең һәрчак үрнәк булырга тиешлегеңне истә тоту дигән сүз», дигән принцип буенча яшәгән.
Р. Вәлиев Дуван районының Өлкенде авылында туган. Хезмәт юлын Мәсәгуть педагогика училищесын тәмамлаганнан соң Учалы районында башлаган. Тиздән армиягә киткән – хәрби-диңгез флотында су асты көймәсендә хезмәт иткән. Шул вакытта фотога төшерү белән мавыккан, армиядә чакта төшкән фотографияләрдән альбом эшләгән, әле дә аны карарга һәм яшьлек елларын искә алырга ярата, чөнки ул дүрт ел хезмәттә булган.
Армиядән соң Дуван районына кайткан, укытучы булып эшләгән, өйләнгән. 1970 елда Башкорт дәүләт университетының химия-биология факультетын тәмамлаган һәм гаиләсе белән Чишмә районының Новотроицкий авылына күчеп кайткан. Биредә йорт, җиләк-җимеш бакчасына нигез салганнар. 1970–1992 елларда Новотроицкий урта мәктәбендә биология, химия һәм черчение укытучысы булып эшләгән. Ул җитәкчелек иткән мәктәп яны участогы республикада иң яхшыларның берсе булган. Аның 14 укучысы төрле елларда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләрендә (ВДНХ) катнашып, алтын һәм көмеш медальләргә лаек булган. Р. Вәлиев намуслы хезмәте өчен СССР һәм РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, күкрәккә тага торган «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән.
Укучыларының сүзләренә караганда, ул бар булмышы белән укытучы.
– Биологияне яттан белдек. Риза Нурлый улы сөйләп кенә калмый, ә безне бакчага алып чыгып, күрсәтә, тәҗрибәләр үткәрә иде. Ике тапкыр биология буенча район олимпиадасында җиңү яуладым һәм мине «Артек» Бөтенсоюз пионерлар лагерена юллама белән бүләкләделәр. Күп кенә укучылары авыл хуҗалыгы белгечләре булдылар. Аның кычкырынганын, тиргәнгәген хәтерләмим, әмма аны тыңлый идек, кирәк чакта безне оялта да белде. Бервакыт малайлар белән кыяр, помидор һәм кәбестә үскән мәктәп бакчасына кердек. Караңгыда кыяр эзлибез, бер-беребездән пышылдап кына: «Таптыңмы?» дип сорыйбыз. Минем янда кемдер: «Мин таптым, ә син таптыңмы, Илдар?» ди. Башымны күтәреп карасам, алдымда Риза Нурлый улы басып тора. Шулкадәр оят булды! – дип хатирәләре белән уртаклашты аның укучысы Илдар Габидуллин.
Мәктәп бакчасында помидор, борыч, кәбестә үсентеләре дә үстереп сатканнар, шул акчага уку йортына кирәкле әйберләр сатып алганнар. Ә үстерелгән яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне мәктәптә һәм интернатта балаларны ашату өчен кулланганнар. Бервакыт Риза Нурлый улы мәктәп яны участогында 26 килограммлы кәбестә үстерә. Тәҗрибә нәтиҗәләре турында Мәскәүгә ВДНХга язып җибәрәләр. Кәбестәне сыйныф бүлмәсенә кертеп куялар, әмма балалар аның яртысын ашап бетерәләр.
Ветеран-педагог пенсиягә чыккач, умартачылык белән шөгыльләнә. Әйткәндәй, ул үзенең озак яшәү серен умартачылык продуктларын куллануда һәм һәрвакыт хәрәкәттә булуда күрә.
– Хәзер дә бакчада кирәкле барлык яшелчәләрне үстерәм. Бакчамда алмагач, чия һәм төрле җимеш куаклары үсә, – диде сугыш һәм хезмәт ветераны.
Берничә ел ялгыз яшәвенә карамастан, ул өендә гөлләр дә үстерә.
Ул бик актив һәм мөлаем кеше. Мәктәпкә чараларга чакырсалар, бик теләп бара. Авылдашлары, укучылар еш кына киңәш сорап аның янына киләләр, һәм ул, укытучы буларак, үз тәҗрибәсе һәм белгәннәре белән бик теләп уртаклаша.
Читайте нас