Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
27 февраль 2021, 15:25

Авыл фельдшеры ягымлы сүзе белән дә дәвалый

Илебездә 21 февральдә ел саен Фельдшер көне билгеләп үтелә.

Авылларда яшәүче халыкка тәүге диагнозны нәкъ алар куя һәм дәвалану өчен табиб-белгечкә җибәрә.
Асылда исә, фельдшер – ул авылдагы участок терапевты яки гаилә табибы.
– Шушы көннәрдә Калмашта бер хатын чирләп киткән һәм файдасы булыр дип үз белдеге белән ярамаган дару эчеп агуланган. Урамга чыккач хәле начарланган, мин аңа беренче ярдәм күрсәтергә бардым. Соңрак ашыгыч ярдәм чакыртып дәваханәгә озаттым, – дип сөйләде Калмаш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Лира Байкова. – Кеше бар нәрсәгә өйрәнә диләр, әмма мин балалар һәм авылдашларым чирләсә борчылам һәм йөрәгемә якын алам. Күп еллар эшләсәм дә, кеше авыртынуына һәм хәсрәтенә тыныч кына карый алмыйм. Авыру яныннан кайткач, хәле яхшырды микән дип уйлыйм, икенче көнне дә барып хәлен беләм, чөнки кеше организмы медицина препаратларын төрлечә кабул итә.
Медицина хезмәткәренең син терелсен өчен барысын да эшләвен белгәч, барлык зарларыңны игътибар белән тыңлавын күргәч, аның чын күңелдән синең өчен борчылуын аңлыйсың һәм ирексездән аңа ышана башлыйсың – һәм авыру чигенә. Кырык ел эшләү дәверендә Лира Тәлгать кызы кемнең нинди чир белән авыруын белә, авылдашлары аңа үз туганнары кебек, ә авылда 702 кеше яши. Аңа берничә буын кешеләрнең авыру тарихы таныш. Ул беренче медицина ярдәме күрсәтә, авырып китүчеләрнең өйләренә бара, прививкалар ясый, яңа туган сабыйлар да аның күзәтүе астында. Әйткәндәй, аның участогында 18 яшькә кадәр 180 бала бар.
Аның сүзләренә караганда, хезмәтең өчен рәхмәт ишетү күңелгә ятышлы. Күптән түгел аңа Уфадан хат килгән. Фәрзилә Ахьяр кызы җәй көне Калмашта картәнисендә ял иткән улына вакытында медицина ярдәме күрсәткәне өчен Лира Тәлгать кызына рәхмәт белдергән. Ул шулай ук өлкән яшьтәге әнисенә даими рәвештә медицина ярдәме күрсәткәне өчен дә рәхмәт сүзләре язган, сәламәтлек теләгән, хәтта шигырь юллары да сырлап җибәргән.
Л. Байкова Арслан урта мәктәбен тәмамлагач, Уфаның 1нче медицина училищесына (хәзер Уфа медицина колледжы) укырга кергән. Туган районына кайтып, үзәк район дәваханәсенең терапия бүлегендә эшли башлаган.
1980 елның декабрендә аның Калмаш авылында декретка киткән фельдшер урынына вакытлыча эшләп торуын сораганнар. Биредә ул үзенең булачак тормыш иптәше Таһир Байковны очраткан, аңа кияүгә чыккан һәм Калмашта калган. Ире аңа һәрвакыт ярдәм итеп яши: авырулар янына алып бара, дарулар алып кайта, фельдшер пунктында бергәләп ремонт ясыйлар. Алар ике бала – бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Лира Байкова күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Читайте нас