Бу уку йортын тәмамлаучылар аның тавышын ишеткәндә гадәт буенча әле дә гәүдәләрен төз тотып, җилкәләрен турайтып куялар. Владимир Николаевич 35 ел Башкорт агросәнәгать колледжының (БАК) Чишмә филиалында эшли: башта военрук, аннары хәрби хезмәткә әзерлек буенча укытучы булган, хәзер – тормыш иминлеге нигезләре укытучысы.
Ул тумышы белән Чишмә районының Ново-Николаевка авылыннан (Дурас авыл Советында шундый авыл булган). Туган авылында башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфын тәмамлаган. Мәктәпне шул ук елны япканнар – бу «перспективасыз авыллар»ны бетерү еллары була.
Аның гаиләсе Чишмә җиләк-җимеш совхозына күченә. Икенче сыйныфка Владимир поселокның яңа ачылган өченче мәктәбенә (хәзер гимназия) укырга бара. Музыка белән мавыга башлый, Балалар сәнгать мәктәбендә баян классында шөгыльләнә. 1977 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә, анда белем алганда да биш ел үзешчән сәнгатьтә катнаша, шул исәптән башкорт хорында (!) җырлый. ФОПларга (җәмәгать һөнәрләре факультетларына) йөри. Спорт ярата – гер күтәрү белән мавыга һәм беренче разряд нормативын үти.
Институттан соң юллама буенча Уфа районындагы 111нче ат заводына эшкә урнаша, анда якынча өч ел ярым эшли. Аннан туган районына кайта – аны 48нче һөнәрчелек училищесына укытырга чакыралар. Шулай итеп ул хыялын тормышка ашыра – военрук була (ул вакытта вузларда хәрби кафедра тәмамлаганнан соң студентларга лейтенант званиесе бирелә). Аңа балачактан ук хәрби форма ошый, офицер булырга тели, әмма сәламәтлек торышы буенча хәрби училищега укырга керә алмый.
Укучылар белән ул бик тиз уртак тел таба, алар белән бергәләп кабинет булдыра. Кеше яраткан эше белән шөгыльләнсә, кулыннан бар да килә. Хәрби җыеннар уңышлы уза, беренче курста җыеннар – 14, икенче курста 7 көн дәвам итә, асылда исә, егетләр яшь сугышчы курсын (КМБ) узалар. Владимир Николаевич тулай торакта яшәүче егетләр һәм гер күтәрү белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең барысы өчен дә 20 елдан артык гер спорты буенча түгәрәк алып бара. Аңарда шөгыльләнүчеләр уку йортлары укучылары арасында республика ярышларында да катнаша. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң военруклары янына килеп, хәрби хезмәткә әзерләгәне һәм патриотик тәрбия биргәне өчен рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Чишмә егетләре хәзер дә районара хәрби җыеннарда һәрвакыт беренче урыннарны алалар.
– Бу физкультура укытучысы Илгиз Хафизовның һәм колледжның производствога өйрәтү мастерлары тырышлыгы аркасында, – ди тыйнак кына Владимир Николаевич.
23 февральдә БАК филиалында электән килгән гореф-гадәт буенча ярышлар, спорт бәйрәмнәре, «Ягез әле, егетләр» бәйгесе, хәрби часть офицерлары, яугир-интернационалистлар белән очрашулар үтә. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, Владимир Николаевич чыгарылыш сыйныф укучылары белән тыгыз элемтәдә тора, һәм ул горурлык белән училищены тәмамлаган 150гә якын егетнең «кайнар нокталар»да хезмәт итүе турында сөйли.
Холкы буенча ул актив кеше, хәзер дә үзешчән сәнгатьтә катнаша – җырлый, шигырьләр сөйли, күп фатирлы йортның идарәчесе булып тора. Тормыш иптәше белән 40 ел бәхетле гомер кичерәләр, ике ул үстергәннәр. Хәзер ике оныклары бар. Ә эшендәге уңышлары өчен ул «Рәсәй Федерациясенең башлангыч һөнәри белем бирүче мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булган.