Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 февраль 2021, 14:27

Хезмәт белән чыныккан холык

Чишмә поселогында яшәүче Анна Васильевна Лизогуб 10 февральдә үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

– Ул күркәм гаиләдә дөньяга килгән, әтисе, Василий Казаков, Татарстанның Яңа Писмән районында (хәзерге Лениногорский районы) милиция начальнигы булган, – дип сөйләде аның кызы Валентина Николаевна. – Ул атта барганда егылып төшеп вафат булган, бераздан әнисе башка кешегә кияүгә чыккан. Гаиләдә тагын балалар туган, аларны карарга кеше кирәк булганга, үги әтисе Аннаны мәктәпкә укырга җибәрмәгән.
Ул мәктәпкә ике көн генә барган, шуңа күрә белемсез калган. Энеләрен һәм сеңелләрен караган. 13 яшьтән колхоз эшенә йөргән, 1937 елда МТСта комбайнчы, тракторчы булып эшли башлаган. Техника ватылса, сәбәбен тавышыннан ук ачыклый алган. Хәтере дә бик яхшы булган. 1949 елга кадәр шунда эшләгән.
Сугыш чорында икмәк үстергән, танклар ремонтлаган. Сугыштан соң фронтовик Николай Лизогубка кияүгә чыккан. Яшь гаиләгә эш буенча Чишмәгә күченергә туры килгән. Тормыш иптәше ДОСААФта эшләгән, ә ул тимер юлга урнашкан.
Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Сыер асраганнар.
1996 елда, 76 яшендә пенсиягә чыккан.
– 2018 елда авырып китте, сөйләшми башлады, әмма әни көчле рухлы кеше, аякка баса алды. Гомер буе авыр эштә эшләп холкы чыныккан. Яшь чагында аңа тимер юл аша арба белән печән ташу берни түгел иде, – ди балалары аның турында.
Аны йөз еллык юбилее уңаеннан тәбрик итү өчен ветераннар оешмасы, Рәсәй тимер юлының Дим дистанциясе профсоюзы вәкилләре килде. Тыл хезмәткәре Анна Васильевнаны район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев та җылы итеп котладылар, РФ Президенты В. Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Анна Васильевна үзенә игътибар күрсәтүләренә бик куанды.
Читайте нас