Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
12 февраль 2021, 13:20

70 ел бергә: бәхет сере нидә?

Күптән түгел Чишмә поселогында яшәүче Вахит Шакир улы һәм Гөльямал Әхмәтхан кызы Садыйковлар бергә яшәүләренең 70 еллык юбилеен – куаныч туйларын билгеләп үттеләр.

Гомумән алганда, алар 72 ел бергә яшәгәннәр, әмма гаилә башлыгы армиягә китәр алдыннан, 1951 елда гына язылышканнар. Алар Күмертау шәһәрендә танышканнар.
– Мин 1930 елда Мәләвез районының (элек Йомагужа районы) Ходайбирде авылында туганмын. Әти белән әни аерылышкач, мин әти белән калдым, ә әни Ташкентка китте. 1941 елда әтине фронтка алгач үги әни белән каласым килмәде, картәни белән тора башладым. Авылның барлык үсмерләре кебек колхозда көч түктем, 16 яшемнән Бабай поселогына барып шахтага эшкә урнаштым (Көньяк Урал күмер бассейнының Үрге-Бабай яткылыгында күмер үзләштерү сәнәгате башлангач, Бабай поселогы барлыкка килә). Ә Гөльямал Чишмә районының Бишкәҗә авылыннан урман кисү өчен җибәрелгән иде, – дип сөйләде тыл ветераны Вахит Шакир улы.
Әйткәндәй, аның белән сөйләшеп утыру үзе бер рәхәт. Ул даталарда буталмый, үткәннәрне бик яхшы хәтерли.
– Сугыш чорында без өчәү – абыем, апам һәм мин – бергәләп яшәдек. Әти-әниебез вафат булды, озакламый апам кияүгә чыкты. Тиздән абыйны да армиягә алдылар. Өйдә берүзем калдым, сыерым бар иде. Колхозда эшләдем, яшелчә үстердем. Чана тартып өч чакрым ераклыктагы урманнан утын ташуым, басудан салам алып кайтуым хәтердә уелып калган. Бервакыт кызлар белән саламга баргач, бүреләрдән куркып чаналарыбызны ташлап авылга таба йөгердек. Шундый авырлык белән булса да, сыерны ашатырга, саклап калырга тырыштым. Абыем армиядән кайткач, мине урман кисәргә җибәрделәр, – дип сөйләде үз язмышы турында Гөльямал апа.
Яшьләр 1948 елда танышалар. Берсенә 18, икенчесенә 19 яшь кенә булса да үзләрен зурга саныйлар, һәркайсы тормыш авырлыгын җитәрлек күргән була. Бераздан соң гашыйк пар бергә гаилә корып яши башлый. 1951 елда Вахитка армиягә китәргә повестка килгәч, язылышырга булалар. Яшь ир хатынын һәм тугыз айлык улы Мөдәрисне калдырып Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә. Гөльямал туган авылына кайта. Вахит өч ел ярым хезмәт иткәннән соң туры Чишмәгә кайтып төшә. Бәхетле парның тагын ике кызы һәм улы дөньяга килә. Әлеге вакытта аларның тату гаиләсендә балалары, оныклары, туруннары белән барлыгы 34 кеше исәпләнә!
Бүгенге көндә Вахит Шакир улы белән Гөльямал Әхмәтхан кызы күп санлы якыннарының кайгыртучанлыгын һәм йөрәк җылысын тоеп гомер кичерә. Алар, олы яшьтә булуларына карамастан, мөстәкыйль яшиләр, балаларына һәм оныкларына ярдәм сорап бик сирәк мөрәҗәгать итәләр.
– Картатай җәй көннәрендә балыкка йөрергә ярата, беркайчан да табышсыз кайтканы юк, – дип сөйли аның турында оныгы Лидия Әхмәтова.
Юбилярлар фикеренчә, озын гомер бергә гомер кичерүнең сере – үзара ярдәмләшеп яшәүдә һәм җаваплылык хисе булуда. Ә тагын да – бер-береңне хөрмәт итүдә һәм гаиләң турында хәстәрлек күреп яшәүдә.
– Без балаларны кулдан килгәнчә карап, ярдәм итеп тормыш юлына бастырдык, хәзер алар безне карый, гел килеп хәлебезне белеп торалар, – ди юбилярлар.
Әйткәндәй, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, мондый әһәмиятле дата – бергә яшәүнең 70 еллыгы – Чишмә районында икенче тапкыр билгеләп үтелә.
Читайте нас