Чишмә районында пенсия яшендә булса да актив тормыш алып барган кешеләр күп, алар үзешчән сәнгатьтә, торак пунктларны төзекләндерүдә катнашалар. Шуларның берсе – Яңавыл авылында яшәүче, староста һәм биредәге мәчетнең имамы вазифасын башкаручы Тәлгать Багданов. Бер карасаң, бу мәшәкатьләр ни өчен кирәк дип уйларга да була, чөнки җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән өчен акча түләнми бит.
– Бу эшләрне кем дә булса башкарырга тиеш бит. Авыл яшәсен, үзенчәлеген саклап калсын өчен тырышабыз, – дип аңлатты ул бу гамәлен.
Тәлгать абыйның хезмәт стажы зур – 20 елдан артык колхозда ферма мөдире, аннары урта мәктәптә укучыларны трактор йөртергә өйрәтүче инструктор булып эшләгән, шуңа күрә авылдашларының олысы белән дә, кечесе белән дә уртак тел таба белә. Тумышы белән ул Яңавылныкы, авылның тарихын, халыкның тормыш рәвешен белә.
Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның турында ни сөйләүләрен тыңлама, ә аның башкалар турында нинди фикердә булуын бел, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ә ул якташлары турында: авылдашларым, Яңавылда яшәүчеләр, хезмәт сөючән кешеләр, төзекләндерү буенча эшләрдә дә актив катнашалар, бергәләшеп чишмәләрнең тирә-юнен тәртипкә китерәбез, урамнарны җыештырабыз, дип бары тик яхшы яктан гына телгә алды. Алар Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында да катнашканнар – су башнясы һәм суүткәргеч торбаны алыштырганнар. Быел әлеге программа буенча коймаларны алыштырып зират территориясен төзекләндерергә планлаштыралар.
Арслан авыл Советы хакимияте башлыгы Илнур Курамшин аны булдыклы, эшкә җаваплылык белән караучы кеше буларак билгеләп үтте.
– 2020 елның җәендә Яңавылда урамнарда чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре башкарылды. Тәлгать абый эшчеләр яныннан китмәде дә диярлек, эш барышын тикшереп кенә калмыйча, үзе дә ярдәм кулы сузды, – диде Илнур Радик улы.
Тәлгать абый тормыш иптәше Зөһрә Миңнегали кызы белән бер ул һәм кыз үстергәннәр, дүрт оныклары бар, алар картәнисе белән картәтисе янына кунакка кайтырга яраталар. Багдановлар ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Тәлгать абый чын хуҗаның бөтен эш коралы да булырга тиеш, дип исәпли. Үткән елда ул эретеп ябыштыру аппараты белән эшләргә өйрәнгән.
– Күптәннән шул һөнәргә өйрәнергә теләгән идем. Барысын да булдырып була, дип уйладым да эретеп ябыштыру аппараты сатып алдым. Җәй көне коймаларны алыштырдым, барлык эшләрне дә үзем башкардым, – диде ул.
Ул, туган ягының ватанпәрвәре буларак, авылның тарихын, шәҗәрәсен өйрәнә, аның бүгенгесе өчен күп эш башкара, киләчәге өчен борчыла. Авыл мәктәбе бинасында клуб, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп белән мәдәни-мәгариф үзәге ачу турында хыяллана.