Чишмэ
+17 °С
Дождь
Район кешеләре
19 Декабря 2020, 12:27

Китап тышлыгында – Шамил Уразмәтов

«Тәрҗемә – ул сүзләр генә түгел, ә тулы бер мәдәниятне аңлаешлы итү», – дигән инглиз язучысы һәм композитор Энтони Берджесс тәрҗемә эше турында.

Музей хезмәткәре Дарья Аслаева рус теленнән башкортчага һәм татарчага, татар һәм башкорт телләрен рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Дарья бу өч телдә дә иркен аралаша, аларны туган теле саный һәм Башкортстанда яшәүче халыкларның теле һәм мәдәнияте бер-берсенә аңлаешлы булсын һәм халыклар үзара аңлашып, дустанә яшәсен өчен үз өлешен кертергә тели. Аның әнисе, Римма Шамил кызы – милләте буенча татар, ә әтисе Анатолий Николаевич Романов – рус кешесе. Ул районның ветераннар Советы рәисе урынбасары, «Үткән еллар моңы» дип аталган радиотехника күргәзмәсе авторы. Әнисе озак вакыт – 35 елдан артык 48нче һөнәрчелек училищесының укыту эшләре буенча мөдире булып эшләгән.
Башкорт телен Дарья мәктәптә укытучысы Гөлнәзирә Туктамышева ярдәмендә өйрәнә башлаган. 2000 елларда (Дарья дүртенчедә укыганда) сыйныфларны туган тел укыту өчен төркемнәргә бүләләр. Даша үзе теләп башкорт телен туган тел буларак өйрәнүче төркемгә языла.
– Мине Гөлнәзирә Фәнил кызының ихласлыгы җәлеп итте һәм үзаллы башкорт теле дәресләренә йөри башладым. Укытучым, бу омтылышымны хупларга кирәк дип уйлагандыр күрәсең, мине шул төркемдә калдырды. Телне өйрәнү авыр булмады. Өйдә татарча сөйләшү дә ярдәм иткәндер, мөгаен, – дип сөйләде ул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Дарья Анатольевна педагогика университетының тарих факультетына, аннары магистратурага чит телләр факультетына укырга керә. Хезмәт юлын магистратурада белем алганда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры музеенда экскурсовод һәм гастрольләр бүлеге тәрҗемәчесе булып башлый (башкортчадан инглиз теленә). Чишмә китапханәсендә эшләгәндә дә тәрҗемә белән шөгыльләнә. Чөнки укучылардан мөрәҗәгатьләр күп – материал рус яки башкорт телләрендә генә була. Әдәбият булмау сәбәпле, ул укучыларга текстны тәрҗемә итүдә ярдәм күрсәтә башлый. Район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә драма әсәрләрен тәрҗемә итү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр.
Быел Дарья Анатольевна «Мцыри» XVI Бөтенрәсәй яшь шагыйрьләр фестиваленең төбәк этабында яшь авторлар һәм рәссамнарның әдәби-сәнгать бәйгесендә катнашкан.
– Картәтием – сугыш ветераны, 91 яшьтә. Аның турында мәкалә яздым, фотога төшердем, шуның өчен приз алдым. Бәйге нәтиҗәләре буенча китап бастырылды, анда минем мәкаләм дә кергән, ә китап тышлыгындагы иллюстрациядә – картәтием Шамил Уразмәтовның минем кызым белән төшкән фотосурәте. Бәйге күбрәк яшь шагыйрьләргә багышлана, әмма Җиңүнең 75 еллыгында сугыш ветераннары турындагы мәкаләләргә багышланган рубрикалар да булды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Дарья Аслаева.
Читайте нас