Чишмэ
+11 °С
Дождь
Район кешеләре
7 Декабря 2020, 09:22

Хәрби частьтан – Рәхмәт хаты

Якташлар хезмәт итә

Якташларыбызның үз казанышлары белән республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылуы күңелле һәм шатлыклы хәл.
Шушы көннәрдә Чишмә поселогында яшәүче Хисаметдиновлар гаиләсе уллары хезмәт иткән Ырынбур шәһәрендәге хәрби частьтан Рәхмәт хаты алган.
Анда түбәндәге сүзләр язылган: «...Денис үз вазифасын җиренә җиткереп башкаручы хәрби хезмәткәр, ул үз алдына максат куеп хәрби осталыгын камилләштерүне дәвам итә. Сез чын мәгънәсендә Ватаныбызны саклаучы үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз».
Денис тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ягулык-энергетика колледжында белем ала, армиягә киткәнче Уфа дәүләт нефть-техник университеты студенты була.
Мәктәптә укыганда кикбоксинг белән шөгыльләнә, шулай ук Чишмә сәнгать мәктәбендә курай классын тәмамлый.
Денисның әтисе Илдар Хәләф улы Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлегендә – энергетик, әнисе, Зәлифә Нәҗип кызы, БР Гигиена һәм эпидемиология үзәге учреждениесе филиаллары эшчәнлеген оештыру бүлеге мөдире, апасы Регина Уфада табиб-эндоскопист булып эшли.
Денис армиядән кайткач университетта читтән торып укуын дәвам итәргә ниятли. Аңа киләчәктә дә максатка омтылып, уңышка ирешүен телибез.
Читайте нас