Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
26 ноябрь 2020, 13:19

Кул эшләрендә күңел җылысы

Әлеге юллар авторы Чишмәдә үткән соңгы ярминкәдә шундый күренешкә тап булды.

Сәүдә рәтләре буйлап бәяләр карап йөргән ир белән хатынга игътибар иттем. Хатын бераз арттарак калды һәм Ар авылыннан килеп бизәнү әйберләре сатып торган Фәнүзә Бикамова янында тукталды. Тормыш иптәше башта хатынына «нигә артта каласың, ит алырга гына килдек бит», дип ризасызлык белдерсә дә, игътибарлап карагач үзе дә әле бер, әле икенче бизәнү әйберен алырга тәкъдим итә башлады.
Әйе, Фәнүзә Бикамованың кул эшләре яныннан тыныч кына үтеп китеп булмый. Әлеге матурлык, сәйләннән ясалган сувенирлар, бизәнү әйберләре, чигелгән паннолар магнит кебек күз карашын үзенә тартып тора. Кул эшләре белән ул кечкенәдән шөгыльләнә. Аның картәнисе дә оста итеп чигә, тегә һәм бәйли белгән, 60–70нче елларда тегү машинасы белән авылдашларына һәм танышларына заказлар буенча күлмәк-чалбарлар тегеп кидергән. Мәктәптә укыганда укытучылары Мәрвия Камалова да хезмәт дәресләрендә күп нәрсәгә өйрәткән.
Соңгы елларда ул милли бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнә башлаган. Ар авылы китапханәчесе Резеда Золотарева белән бергә балалар өчен кашмау, һакал, калфак, түбәтәй һәм кокошниклар ясау буенча осталык класслары үткәрә башлаганнар.
– Хәзер милли асылыбыз белән кызыксыну көчле. Милли киемнәр тегү, этно стильдәге бизәнү әйберләре ясаучылар күп. Мин дә бу эш белән кызыксына башладым, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Фәнүзә Сәфәргали кызы.
Тәүдә ул берничә тапкыр Уфага, «Мирас» сәнгать галереясында үткән осталык классларына барган, интернет-сайтлардан карап милли бизәнү әйберләре – алкалар, муенсалар, беләзекләр ясарга өйрәнгән. Хәзер инде аның үз куллары белән ясаган бизәнү әйберләре бик күп. Ире Рәфис Ярмәкәев тә ярдәм итә, эш өчен кирәкле җайланмалар ясап бирә. Ул үзе дә иҗат кешесе, тимердән һәм агачтан төрле кул эшләре һәм кораллар ясый. Шуңа күрә дә алар бер-берсен аңлап эш итә.
Читайте нас