Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
21 ноябрь 2020, 18:45

Сокланыплар карарлык бар сиксәнгә җиткәннәргә

Туган авылым!Кайларда яшәсәк тә үзебезнең туган авылны, аның саф чишмә суларын бер йотым булса да эчәр өчен ашкынып, сагынып кайтабыз. Ә ашкынырга сәбәп бар.

Альбина Якупова
Тиздән әнкәебез Якупова Милә Мидхәт кызының 80 яшьлек олы юбилее җитә.
Әмин авылында туып-үскән ягымлы, чибәр Милә исемле кыз 58 ел элек Слак авылының иң баһадир, иң сабыр, иң батыр, ихтирамлы булган бер егетен – безнең әтиебезне, Ремдат Фәтхелислам улын үзенә яр иткән.
Әткәй белән әнкәй – икесе дә сугыш чоры балалары. Ачлыкны, ялангачлыкны татып, чабата киеп, кәлҗемә ашап үскән балалар алар... Чыдам, сабыр булганнар. Без аларның һәрбер җыерчыгына, чал чәчләренә баш иябез.
Якуповлар гаиләсе кулга кул тотынышып колхозда эшли башлый. Нәнәебез Әдгия бик зур терәк була яшьләргә. Матур пардан без – дүрт бала дөньяга килгәнбез. Нәнәебез безгә, бар оныкларына, гореф-гадәтләрне онытмаска, динне зурларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтеп үстереште.
Зур кызлары Миләүшә Ремдат кызы хисапчы һө-нәрен сайлап, 37 ел тимер юлында эшләп хаклы ялга чыкты. Икенче кызлары Альбина да апасының юлыннан китеп тимер юлда эшли. Туган телне саклау, гореф-гадәтләрне торгызу, киләчәк буынга дөрес тәрбия бирү максаты белән янып яши, шулай ук «Милли аваз» төркеме солисткасы да. Кече кызлары Эльвирага да шушы көннәрдә 50 яшь була. Ул гаиләсе белән Самара шәһәрендә яши. Эльвира туганыбызга сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер телибез.
Якуповлар – үрнәк булырлык гаилә. 54 ел бергә тату гомер кичерделәр. Әтиебез очып-очып биесә, әнкәебез бик матур җырлый, икесе дә табыннарның, туйларның күрке булдылар. Милә Мидхәт кызы клубка үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп барлык концертларда чыгыш ясады. Безнең әни республикабызда «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасында «Гүзәлләр тудырган гүзәллек» дигән чарада катнашып Рәхмәт хатына да лаек булды.
Тик дөнья син дигәнчә генә бармый шул. Моннан биш ел элек әтиебез гүр иясе булды. Абыебыз Марат та вакытсыз, 60 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Бер әнкәебез генә белә ул бала кайгыларын баштан үткәрүне.
Бүгенге көндә әнкәйнең 6 оныгы, 11 туруны бар, алар аның янына ашкынып, нәнәй, дип сагынып кайталар. Ә ул сиксән яшьтәмен дип тормый, тәмле ашларын пешереп көтеп ала, күрше-күләнне дә сыйлый, йорт тутырып кош-корт, куяннар асрый. Тормыш дәвам итә.
Читайте нас